Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Яңа ел белән тәбрикли

Хөрмәтле мөслимлеләр, районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйм.

Узып баручы 2014 ел тарих сәхифәләренә күчкәндә, бу елда башкарылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясап, хезмәт нәтиҗәләрен барлыйбыз. Гомумән алганда, узып баручы ел сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен генә түгел, район халкы өчен дә уңышлы булды. Авыл хуҗалыгына табигать шартлары кайбер кыенлыклар тудырса да, әлеге тармакта эшләүчеләр игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне, ил табынын баетуны дәвам иттеләр. Хөкүмәтебез күп кенә субсидияләр, грантлар аша бу тармакка зур ярдәм күрсәтте. Терлекчеләрнең, игенчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү максатында авыл хуҗалыгында яңа технологияләр кулланышка кертү дәвам итә.

Капиталь төзелеш өлкәсендә дә күп эшләр башкарылды. Төзүчеләребез заман таләпләренә туры килерлек яңа социаль объектлар, торак йортлар сафка бастырды. Район үзәген төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча да зур эш алып барылды. Халыкның иминлеген тәэмин итү максатында урамнарга тротуарлар түшәлде, тормыш өчен куркыныч тудыручы агачларны кистерү, юллар ремонтлау, урамнарны яктырту буенча күләмле эш алып барылды. Мөслимлеләрне сыйфатлы су белән тәэмин итү буенча озак еллар алып барылган эшнең беренче этабы төгәлләнде. Ташлыяр чишмәсеннән килүче су трассасының тиешле корылмаларын эшләп бетереп, чишмә суын Мөслимгә кадәр китереп җиткерә алдык. Районда башкарылган күләмле төзекләндерү эшләрендә һәр райондашыбызның өлеше зур булды. Үзара салым акчаларын вакытында җыеп, бу эшләргә өлеш керткәнегез өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

2014 ел мәгарифтә дә мәгълүм үзгәрешләр елы булды. Яңалыкка омтылучан, заманча карашлы укытучылар тырышлыгы белән мәгариф өлкәсендә дә яңа үрләр яулана, инновацияле технологияләр буенча грант алуга ирешкән укытучыларыбызның хезмәте дә мактауга лаек. Мәгарифтә яңа стандартларга күчү дәвам итте, төзелешкә, яңартуга күп чыгымнар тотылды. Бюджет чыгымнарын киметү, булган биналарны рациональ куллану максатында социаль объектларны бер түбә астына кертү буенча байтак эш башкарылды. Мари Бүләр авылында күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылырлык итеп әзерләнде, бүгенге көндә эчке җиһазлар кайтарту өстендә эш бара. Район үзәгендә 140 урынлык балалар бакчасына нигез салынды.

Мәдәният өлкәсендә дә уңышларыбыз байтак. Районыбызның сәнгать җанлы егет-кызлары, республикакүләм фестивальләрдә үзләрен танытып, Мәдәният елы кысаларында зур уңышларга ирештеләр. Смотр-концертлар, теартлар, КВНнар аша күп кенә мөслимлеләрне сәнгатъкә тарттылар, тәрбия чаралары үткәрделәр. Президентыбыз ярдәмендә туган якны өйрәнү музеена реконструкция эшләре төгәлләнеп, аны тулыландыру буенча эш башланды.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә байтак үзгәрешләр булды. Хастаханәне яңарту, авырулар өчен шартларны яхшырту эше алып барылды. Игенче һәм Катмыш авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары файдалануга тапшырылды. Район үзәк хастаханәсендә күләмле капиталь ремонт эшләре башланды. Иганәчеләр хастаханәгә бик яхшы заманча УЗИ һәм ФГДС аппаратлары бүләк итте. Болар барысы да мөслимлеләргә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтергә зур этәргеч бирер, дип ышанам. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр. Спортчыларыбыз да, республика күләмендәге ярышларда катнашып, яңадан-яңа җиңүләр яулады. Халыкны массакүләм спортка тарту максатыннан спорт мәйданчыклары урнаштырылды, массакүләм спорт чаралары оештырылды һәм бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Социаль яклау өлкәсенә дә зур игътибар бирелде. Күрелгән чаралар кеше мәнфәгатьләрен кайгыртуга хезмәт итте.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына ныклы әзерлек эшләре алып бару - иң төп бурычларның берсе. Әлеге тарихи яктан зур әһәмияткә ия булган истәлекле датаны зурлап билгеләп үтү өчен бөтен тырышлыгыбызны куячакбыз.

Хөрмәтле райондашлар, гүзәл Мөслимебезне сагынып кайткан якташларыбыз!

Республикабыз, районыбыз үсеше өчен куйган хезмәтегез, кылган игелекле гамәлләрегез өчен һәрберегезгә олы рәхмәт хисләрен җиткерәм. Яңа ел тормышыбызга - муллык, гаиләләребезгә - иминлек, барчабызга да сәламәтлек һәм бәхет китерсен! Бер-беребезне кайгыртып яшик, бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк. Без бит мөслимлеләр! Яңа ел котлы булсын!

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев