Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Республика көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Республика көне белән тәбрик итәм.

1990 нчы елның 30 августы - Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул иткән көн - безнең өчен аеруча кадерле, истәлекле дата, чөнки ул дәүләтчелегебез үсешендә яңа сәхифә ачты. Без ул көнне республикабыз халкы мәнфәгатьләрендә иҗади хезмәт юлын сайладык һәм шул юлдан ышанычлы атлыйбыз. Узган елларның иң мөһим сәяси нәтиҗәсе - республика һәм федераль үзәк арасында, гомумән, илебезнең барлык төбәкләре арасында нәтиҗәле, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашу. Бүген Татарстан Республикасы күпмилләтле Россия дәүләтенең иң ныклы төбәкләреннән берсе булып тора. Татарстанның хәзерге тарихы күпмилләтле халкыбызның искиткеч булдыклы, көчле, зур башлангычлар белән чыгып, олы эшләр башкарырга сәләтле икәнен күрсәтә. Мөслимлеләр яшәү дәверендә, үз хезмәтләренең җимешләрен күреп, тормышның яхшыра, матди һәм рухи яктан байый баруын үз гаиләсе мисалында тоеп яшәргә тиеш. Эшчәнлегебезнең төп максаты да нәкъ менә шунда. Быел да Республика көнен халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендәге бик мөһим эшләр белән каршылыйбыз. Республикабызда эшләүче 30 га якын программа Мөслим районында да уңышлы тормышка ашырыла. Социаль объектларны, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, юллар төзү, урамнарны яктырту, чиста су, фельдшер-акушерлык пунктлары, күпфункцияле үзәкләр төзү кебек программалар барлык райондашларыбызга да күңел күтәренкелеге бирә, дип ышанам.

Районыбыз быел Республика көнен тагын да матурланган, төзекләнгән хәлдә каршылый. Чөнки август ае дәвамында Мөслим кунаклар кабул итте. Мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсен үрнәк әзерлек белән үткәрдек. Республика Президенты, районыбызда барган үзгәрешләргә югары бәя биреп, мөслимлеләр тәҗрибәсен башкаларга да өйрәнү кирәклеген әйтте. Бүген исә Мөслимебез республика районнары делегацияләрен кабул итә, алар җирлегебездә хөкүмәтебез программаларының ничек тормышка ашырылуын карый, өйрәнә, тәҗрибә уртаклаша. Бу - безнең өчен зур мәртәбә.

Кадерле мөслимлеләр, барыгызны да чын йөрәктән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәм! Татарстаныбыз һәм илебез иминлеге өчен куйган нәтиҗәле, игелекле хезмәтегез өчен барыгызга да олы рәхмәтемне белдерәм һәм сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм изге ниятләрегезнең тормышка ашуын телим.

Рамил МУЛЛИН,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев