Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне һәм районыбыз кунакларын сабантуй белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар, бәйрәмебез кунаклары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Күп гасырлар элек барлыкка килгән бәйрәм үзенең милли асылын саклап калды. Хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл халкыбыз аңа ел буе әзерләнә. Иң халыкчан бәйрәм дә ул. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез, аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чөнки, нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә бай уңышка нигез салына.

Хезмәт бәйрәмен без шулай ук социаль-икътисадый тармактагы матур эшләребез белән дә каршылыйбыз. Мөслимебезнең үсеше һәм киләчәге өчен тынгысыз хезмәт куючы авыл җирлеге советларында, оешма-предприятиеләрдә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәүдә, коммуналь хуҗалык, элемтә, массакүләм мәгълүмат чаралары, төзелеш һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләрнең хезмәтен дә югары бәялибез. Аларның тырышлыгы, нәтиҗәле хезмәте белән авылларыбызның, районыбызның киләчәге тагын да матур һәм яхшы булачагына ышанабыз.

Хөрмәтле мөслимлеләр, бәйрәмебез кунаклары!Сезне барыгызны да Сабантуйлар белән ихлас котлыйм. Милли бәйрәмебез һәрбер өйгә, һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Барыбыз да сау-сәламәт, бәхетле булыйк. Ямьле җәй көннәрендә бердәм хезмәт куеп, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик, яшәгән җиребезне төзекләндерик һәм матурлыйк. Сабантуйлар мөбарәк булсын! Бәйрәм белән!

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X