Мөслим-информ

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Өлкәннәр көне белән тәбрикли

Хөрмәтле өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле райондашлар!

Октябрь башында дөнья җәмәгатьчелеге Өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм чорлар һәм буыннар арасындагы тыгыз бәйләнешне чагылдыра. Өлкән буын вәкилләре үзләренең һөнәри белемнәрен һәм тормыш зирәклеген яшь буынга тапшыра, балаларыбызда һәм оныкларыбызда рухи хәзинәләребезгә, борынгы гореф-гадәтләребезгә ихтирам тәрбияли. Бүгенге өлкән буын Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, яу кырларында фашистларга каршы аяусыз көрәшкән һәм тылда алны-ялны белми хезмәт итеп, Бөек Җиңүне якынайткан, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу өчен бөтен көчен куйган, илебезне көчле дәүләт итү өчен намус белән эшләгән. Аларның күбесе бүген дә эшләвен дәвам итә, иҗтимагый тормышта актив катнаша, яшьләрне өлкән буыннар үрнәгендә тәрбияләүгә лаеклы өлеш кертә. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без зирәк һәм тәҗрибәле буынга - өлкәннәргә мөрәҗәгать итәбез. Өлкәннәребез турында һәрдаим кайгырту, хөрмәтләү һәм олылау - безнең бурычыбыз.

Хәзерге җәмгыять әхлакый кыйблага мохтаҗ. Өлкәннәребезгә гражданлык җаваплылыгы һәм ватанпәрвәрлек, оптимизм һәм тормыш тәҗрибәсе, түземлелек һәм ныклык, милләткә тугрылык һәм туган җиребезне ярату кебек сыйфатлар хас. Буыннан-буынга тапшырылып килүче шул кыйммәтле сыйфатларны һәрберебездә булдыру - безнең бурыч.

Хөрмәтле өлкәннәребез, кадерле әти әниләребез, әби-бабаларыбыз! Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итеп, сезгә ныклы сәламәтлек телим, яшь буынның, балаларыгыз һәм туганнарыгызның хөрмәтен тоеп, сүрелмәс рухи күтәренкелек белән тагын бик күп еллар бәхетле гомер кичерергә язсын! Имин тормышыбызның һәр минутына шөкер итеп, бердәм булып яшик!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: