Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне бәйрәм белән тәбрикли

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле ир-егетләребез! Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу көнне без батырлык, ныклык, Ватанга бирелгәнлекне символлаштыручы бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәбез. Ватаныбызның данлы тарихындагы барлык этапларда да кыю һәм курку белмәс ир-егетләребез, үзләрен аямыйча, илебез чикләрен саклап килделәр, азатлык өчен көрәштә батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Бүген Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшендә актив катнашалар. Әлеге тантаналы көндә без данлы Кораллы көчләребезнең барлык буынын хөрмәтлибез. Тиңдәшсез батырлыклары һәм хәрби традицияләрне саклау буенча алып барган эшләре өчен, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, хәрби-интернационалистларга, запастагы солдатларга һәм офицерларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бүгенге көндә районыбызның 80 нән артык асыл егете, уяулык күрсәтеп илебез сагында хезмәт итәләр икән, димәк, хәрби бурычларын намус белән үтәүче яшьләребез белән хаклы горурлана алабыз. Һәммәбез дә үз илебезнең чын патриотлары булыйк, туган җиребезне - Мөслимебезне яратыйк! Ул гөрләп чәчәк атсын өчен кулыбыздан килгәннең барын да эшлик.

Хөрмәтле мөслимлеләр! Һәркайсыбызга тыныч күк йөзе астында бәхетле, матур яшәргә язсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим!

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев