Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Белем көне һәм Корбан гаете белән тәбрикли

Кадерле балалар! Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр! Хөрмәтле мәгариф ветераннары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән 1 сентябрь - Белем көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Яңы уку елы башлана. Быелгы уку елына, шатлыклы һәм күтәренке рухта, яңа җиңүләр, яңа нәтиҗәләр белән аяк басабыз. Мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең Мөслимдә узуы районыбызның мәгариф системасына яңа мөмкинлекләр ачты. Районыбыз киңәшмә чорында көн саен 500-600 әр кунак кабул итте. Укытучы-тәрбиячеләр белән бергә укучыларыбыз, бакчага йөрүче нәниләребез дә, олы кунакларны югары дәрәҗәдә каршылау өчен, бар көчләрен куйдылар. Шушындый олы чараны, бергә тупланып, матур нәтиҗәләр белән каршылауда куйган хезмәтегез өчен рәхмәтләремне җиткерәм.

Хөрмәтле балалар, сезгә талантыгыз һәм сәләтегезгә тәңгәл сыйфатлы белем алу өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Безнең өчен сезнең яхшы белемгә ия булуыгыз гына түгел, анализлый алуыгыз, кыю идеяләр бирүегез, югары максатлар куеп, аларга ирешеп яшәвегез дә мөһим. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен сездә көч, ихтыяр, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар җитәрлек, дип ышанам. Ата-аналарга балаларына күбрәк вакыт бирүләрен, аларга терәк булуларын, ярдәм итүләрен, кечкенә уңышлары өчен дә шатланып яшәүләрен телим.

Белем бәйрәмендә беренче класска баручыларга аерым игътибар бирелә. Быел районыбыз мәктәләре ишекләрен 277 бала беренче тапкыр ачып керәчәк. Кадерле балалар, сезнең Белем иленә илтүче юлда ясаган беренче адымнарыгыз алга таба укуда һәм үсештә ныклы нигез булсын. Мәктәп юлының сезнең өчен мавыктыргыч һәм җиңел булуын телим. Яңа уку елы яңа ачышларга һәм җиңүләргә бай булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим!

1 сентябрь көнне барча мөселман халкының көтеп алган якты, изге бәйрәме - Корбан гаете дә билгеләп үтеләчәк. Барыбызны да изге Корбан гаете белән чын күңелдән котлыйм! Ислам мәдәниятенең меңләгән еллык традицияләренә нигезләнгән әлеге бәйрәм, кешелекнең шәфкать, игелек, мәхәббәт кебек тиңсез рухи хәзинәләрен чагылдыра, дин тотучы мөселманнарның иманын ныгыта, әхләкый чисталыгын саклый. Аллаһы Тәгаләнең безгә күрсәткән рәхмәте һәм изге гамәлләре хакында искә төшерә. Без Раббыбызга Ватаныбызның тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен рәхмәт укыйбыз. Аллаһның ярдәмендә республикабызның, районыбызның ышанычлы адымнар белән алга атлавын, икътисадый куатебезнең үскәнен күреп куанабыз. Районыбызда яңа мәчетләрнең пәйда булуы, тагын да күбрәк кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең дини гореф-гадәтләрне үзләштерергә омтылуы безне аеруча сөендерә. Без республикабызда гына түгел, ә җирлегебездә дә милләтләр һәм гражданнар, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз.

Изге Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһы Тәгалә үзенең бетмәс нигъмәтләрен, тынычлык, бәхет-сәгадәт, иминлекләрен, туганлык җепләрен һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен һәр гаиләгә, бөтен җәмгыятькә иңдерсә иде. Бу изге бәйрәм һәрберебез күңеленә иман нуры өстәсен, һәр гаиләгә иминлек, мәхәббәт, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен!

Рамил Муллин, муниципаль район Башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев