Мөслим-информ

Район башлыгы Рамил Муллин: "Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел"

2008 нче елның 25 мартыннан башлап, Россия Федерацияендә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Мәдәният хезмәткәре - һөнәр генә түгел. Бу - фидакарьлек, җәмгыятьнең рухи байлыкларын саклау һәм арттыру өчен үз эшеңә җаның-тәнең белән бирелгәнлек. Сез кешелекнең тарихи һәм мәдәни мирасында хәзинә булдырасыз, талантларны барларга, сәләтләрне ачарга ярдәм итәсез, кешеләрне кабатланмас һәм уникаль кыйммәтләрне аңларга һәм кадерен белергә өйрәтәсез, матурлык дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез, шәхеснең гармонияле үсешенә булышлык күрсәтәсез. Без районыбыз сәхнә осталарының, яшь иҗатчыларның һәм талантлы мәдәният әһелләренең район һәм республикакүләм ирешкән уңышлары белән хаклы горурланабыз. Районыбыз мәдәнияте өлкәсендәге казанышлар - сезнең талантыгыз, һөнәри осталыгыгыз, даими эзләнүләрегез нәтиҗәсе. Бүген үз вазифаларын намус белән башкарган һәр мәдәният хезмәткәренә тирән рәхмәт хисләремне җиткерәм. Илһам чыганагыгыз саекмасын, барлык ниятләгән эшләрегез чынга ашсын, яңа идеяләр һәм җиңүләр, эшегездә уңышлар юлдаш булсын! Киләчәктә дә иҗади югарылыкка омтылырга, яшьнәп яшәргә, каршылыклар алдында югалып калмыйча, мәдәният дөньясында ныклы, кыю адымнар белән атларга язсын! Кылган һәр эш-гамәлегездән киләчәктә дә якты нур балкып торсын!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Мәдәният ветераннары! Сезне муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, шәхсән үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим.

Рамил Муллин, мунципаль район башлыгы, район Cоветы рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: