Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин котлавы

Районыбыз төзүчеләрен, төзелеш тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткереп, һәммәсенә дә саулык-сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар телим. Төзүчеләр - иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы - барысына да иң элек төзүчеләр беренче нигез ташын...

Районыбыз төзүчеләрен, төзелеш тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен район халкы исеменнән олы рәхмәтемне җиткереп, һәммәсенә дә саулык-сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар телим.

Төзүчеләр - иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, җитештерү объектларымы - барысына да иң элек төзүчеләр беренче нигез ташын сала һәм сафка бастыра. Бүгенге көндә районда бик күп объектлар төзелә, күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Капиталь ремонт программалары буенча балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары төзекләндерелә, яңа клублар, балалар бакчалары, ФАПлар, парклар, скверлар төзү, тирә-юнебезне тәзекләндерү буенча колачлы, дистә миллионлаган сумнарга исәпләнгән эшләр башкарыла. Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча да йөзләгән гаиләгә фатирлар бирелде. Халык яшәеше өчен мөһим бу объектларның барысын да төзүчеләребезнең тынгысыз хезмәте белән күтәрелә, алар авылларыбызны ямьләндерә, көнкүрештә уңай шартлар тудыра.

Хөрмәтле төзүчеләр! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Сездән заманча, алга киткән технологияләр кулланып төзелгән яңадан-яңа объектларны сафка бастыруда уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телим. Һәр туачак таң гаиләләрегезгә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык алып килсен.

Бәйрәмегез белән, хөрмәтле төзүчеләр!

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X