Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин изге Рамазан ае уңаеннан тәбрикләвен җиткерде

Хөрмәтле мөслимлеләр, кадерле дин кардәшләр! Һәр мөселман көтеп алган изге Рамазан, ураза вакыты, барлык гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае башлана. Аның һәр сәгатенең, минутының кадерен белик, кылган гамәлләребезнең асыл-мәгънәсен аңлап, зур җаваплылык белән үткәрик.

Әхлакый яшәешебезнең уңай якларын рухи пакьләнүгә юнәлдерик. Тупаслык, хөсетлек кебек түбәнчелек сыйфатларының барысын да бер-беребезгә күрсәтмәскә, башка хаталар кылмаска насыйп әйләсә иде.

Кешеләргә ачык йөзебезне кызганмыйк, мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итик, өлкәннәрнең, әти-әни, туганнарыбызның хәлләрен белик, аларны да Рамазан ае белән котларга онытмыйк.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез, сезне изге Рамазан ае белән тәбрик итәм. Барчабызга да тынычлык, шатлык, бәхет, һәр йортка иминлек, мул тормыш телим. Ураза аен бар фазыйләтләрен дә үтәп, чын ихлас күңел, сабырлык белән уздырырга насыйп итсен.

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев