Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин 1 май бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! Районыбыз кунаклары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 1 май - ул элеккечә хезмәт бәйрәме, үз гаиләсе иминлеге, районы, иле хакына хезмәт итүче кешегә карата хөрмәт билгесе булып кала. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек,...

Хөрмәтле райондашлар! Районыбыз кунаклары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 1 май - ул элеккечә хезмәт бәйрәме, үз гаиләсе иминлеге, районы, иле хакына хезмәт итүче кешегә карата хөрмәт билгесе булып кала. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу - районның һәр кешесенә хас сыйфатлар. Бүген һәрберебезнең туган ягыбызны үстерү өчен куйган хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз матурая, төзекләнә, яшеллеккә төренә. Кадерле мөслимлеләр! Сезгә чын күңелдән бәйрәм кәефе, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт җиңүләре, тынычлык телим. Һәрберегезнең шатлык, хөрмәт китерә торган кирәкле һәм кызыклы эше булсын, ә хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен. Барчагызны да Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. 1 Май - илебез халкының бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы күңелле һәм якты бәйрәм. Хезмәт һәммәбезне берләштерә, бер максатка тупланып, киләчәккә карап эшләргә өйрәтә. Районыбыз игенчеләре исә бәйрәмне елның-елында басуда тырыш хезмәт белән каршылый, яңа уңышка нигез сала. Җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын. Быелгы ел хәере белән килсен. Яз бәйрәме исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек алып килсен. Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев