Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Р. Муллинның бәйрәм котлавы

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Күп гасырлар дәвамында милли гореф-гадәтләребезне кадерләп саклаган һәм баеткан әлеге гүзәл бәйрәмдә татар халкының иң күркәм сыйфатлары - хезмәт сөючәнлек һәм җиңүгә омтылу, киң күңеллелек һәм кунакчыллык, туган телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәте чагылыш таба.

Милли бәйрәмебездә без, иң элек, табыннарыбызны икмәк белән тәэмин итүче, кырларыбызда иртә таңнан караңгы төнгәчә эшләп, ел уңышына нигез салган игенчеләребезгә, авыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтәбез, аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, батырларны данлыйбыз, ат чабышларында җиңүчеләрнең җитезлегенә сокланабыз, милли җырлар тыңлап, дәртле биюләр карап, хозурланабыз, танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләрен алкышлыйбыз.

Без бүген Мөслимебезнең социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертү максатында авыл җирлеге советларында, оешма-предприятиеләрдә, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәүдә, коммуналь хуҗалык, элемтә, массакүләм матбугат чаралары, төзелеш һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләрнең хезмәтен дә югары бәялибез. Районыбызны төзекләндерү, көнкүрешен яхшырту, юллар салу, социаль-мәдәни объектлар төзүнең даими алып барылуы районыбызны тагын да бизи һәм баета. Бәйрәм уңаеннан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р. Н. Миңнехановка, республика хөкүмәтенә, ТР Дәүләт Советына барлык райондашларыбызның тирән рәхмәтен җиткерәбез.

Районыбызда яшәүче милләтләр арасында дуслык җепләрен саклау, үзара ярдәмләшеп яшәү һәм кунакчыллык кебек күркәм сыйфатлар көннән-көн ныгый бара. Районыбыз ирешкән уңышларда Мөслимнән читтә яшәүче якташларыбызның һәм дусларыбызның да өлеше зур. Алар шатлыкларыбыз һәм уңышларыбыз белән даими уртаклашып яшиләр. Зур рәхмәт сезгә, хөрмәтле якташлар һәм дусларыбыз!

Хөрмәтле Мөслимлеләр, кадерле кунаклар, гүзәл Мөслимбезне сагынып кайткан якташларыбыз!

Сезне барыгызны да тагын бер кат милләтебезнең горурлыгы - Сабантуй бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Бу гүзәл бәйрәм һәркемгә күтәренке кәеф һәм яшәү дәрте бүләк итсен! Күңелләрегездә якты хатирәләр калдырсын, киләчәккә өмет һәм ышаныч өстәсен.

Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X