Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Р. Муллин ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде

Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Ватанны саклаучылар көне - халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм һәркайсыбыз өчен изге төшенчәләрне Туган якка мәхәббәт, намус, хәрби антка тугрылык, армия белән халыкның бердәмлеге, күп буын солдатларының батырлыгы турында сөйли. Һәр заманда хәрби хезмәт, Туган илне дошманнардан саклауга әзерлек кебек изге бурыч кына түгел, иң мөһим игелекле эш булып та саналды, аеруча мактаулы һәм хөрмәтле булды.

Тарихка кереп калган элеккеге еллардагы кебек үк, бүген дә без тыныч тормышыбызның ышанычлы сакланган булуына инанабыз. Кораллы көчләрнең кадрлар составы ныгый, аларның һөнәри осталыклары арта һәм матди-техник яктан тәэмин итү яхшыра. Армия һәм флотның сугышчан әзерлеген тәэмин итүгә зур көч куйган ветераннарга игътибар арта. Данлыклы хәрби һәм хезмәт традицияләре яңара, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында бик күп эш башкарыла.

Бәйрәм көнне Туган илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, батырлык һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге күрсәткән Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгы алдында баш иябез. Быел Бөек Жиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә илебездә зур әзерлек эшләре алып барыла. Җиңү хакына биргән сугыш һәм хезмәт фронты батырларының исеме халкыбыз хәтерендә мәңге яшәр.

Шулай ук дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклау буенча авыр хезмәт үтәгән, үзләренең хәрби бурычын намус белән башкарган һәм Кораллы Көчләребезнең данлы традицияләрен дәвам итүчеләргә дә ихтирамлыбыз. Бүгенге көндә районыбызның 90 нан артык асыл егете илебез сагында хезмәт итәләр икән, димәк хәрби бурычларын лаеклы үтәүче яшьләребез белән дә, әфган сугышында, Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операциядә катнашучы райондашларыбыз белән дә без бүген хаклы горурлана алабыз.

Дөньякүләм финанс кризисы тудырган кыенлыкларга карамастан, илебезнең икътисадый һәм хәрби позицияләре ныгый барачак. Безгә промышленность җитештерүенең, икътисадның конкурентлыкка сәләтлелеген үстерү турында кайгырту мөһим. Бу - барыбыздан да югары гражданлык һәм патриотлык таләп итүче җитди бурыч. Кирәк булганда һәртөрле хәрби янауны кире кайтаруга әзер булу өчен без барысын да эшләргә тиеш. Безнең өчен Ватанны саклаучы исеменә беркайчан да тап төшермәгән ата-бабаларыбыз үрнәк булып тора.

Хөрмәтле мөслимлеләр! Һәркайсыбызга тыныч күк йәзе астында бәхетле, матур яшәргә язсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, киләчәк хакына куйган хезмәтләребездә уңышлар телим.


Рамил Муллин,
муниципаль район башлыгы,
район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев