Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Р. Муллин: "Бөек Җиңүнең 70-еллыгын уздыруда һәркем үзеннән өлеш кертергә бурычлы"

Илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән, җиңү китергән ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя. Бүген җирлегебездә 33 сугыш ветераны яши. Ветераннарны зурлап, хөкүмәтебез фатирлар, машиналар белән бүләкли. Тик өлкәннәр һәрдаим игътибарга лаек.

Район хакимиятенең актлар залында узган киңәшмәдә дә шушы мәсьәлә күтәрелде. Оешма-предприятие вәкилләре үзләренә беркетелгән ветераннарга ничек шефлык итүләре турында хисап тотты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов Бөек Җиңүнең 70-еллыгын үткәрүгә әзерлек турында бәян итте. Район җиңүнең 70-еллыгын зурлап билгеләп үтүне күздә тота. "Бәйрәмне уздыруда һәр коллектив үзеннән өлеш кертергә тиеш", - диде район башлыгы Рамил Муллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Район башлыгы Р. Муллин: "Бөек Җиңүнең 70-еллыгын уздыруда һәркем үзеннән өлеш кертергә бурычлы"

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев