Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы сайланды

22 сентябрьдә дүртенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының I сессиясе үтте.

Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Сессия эшендә биш мәсьәлә каралды. Утырышны район Советы депутатлары арасында иң өлкән кеше Дамир Минһаҗев алып барды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча сайлаулар өчен җаваплы, 2 санлы Әмәкәй сайлау округы депутаты Азат Әхмәтҗанов муниципаль сайлауларның нәтиҗәләре белән таныштырды һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына 148 депутат сайлануын билгеләп үтте.

 

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә Мөслим муниципаль районы башлыгын сайлау турында иде. Әлеге мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин чыгышы тыңланды. Дәүләт Советы депутаты сайлауларда эшләгән район активына рәхмәтен җиткерде һәм район башлыгы вазыйфасына Рамил Муллин кандидатурасын тәкъдим итте. “Рамил Муллинның башкарган эшләре күз алдында. Районны ул җиде ел җитәкләде һәм шушы вакыт эчендә сезнең ярдәмегез белән җирлекнең социаль-икътисадый тормышына матур үзгәрешләр кертте”, – диде ул.
 

ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та тәкъдимне хуплады: “Мөслим хәзер еллап түгел, көнләп үзгәрә. Авыл хуҗалыгына көчле инвесторлар җәлеп ителә, эшмәкәрләр корпусы да “хәлле”. Кайсы гына тармакны алма, күләмле эшләр башкарыла”.
Өстәмә буларак 5 санлы Иске Карамалы сайлау округы депутаты Илнур Кәримов, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Гәрәева һәм “Мизгел” яшьләр үзәге белгече Нәзилә Әхәтова чыгышлары тыңланды. Яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы итеп бертавыштан Рамил Муллин сайланды.
Яңа сайланган район башлыгы үзенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм “рухи дөньябызга игътибар биреп, телебезгә, милләтебезгә хезмәт итәргә вәгъдә бирде”.

 

Өченче көн тәртибе буенча Рамил Муллин район башлыгы урынбасары итеп 2 санлы Әмәкәй сайлау округы депутаты Азат Әхмәтҗанов кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар кандидатураны бертавыштан хуплады.
Сессиянең көн тәртибенә куелган дүртенче мәсьәлә Мөслим муниципаль районында муниципаль берәмлекләр башлыкларын, аларның урынбасарларын, җирле үзидарәләрнең даими нигездә үз вәкаләтләрен башкаручы сайлау органнары әгъзаларының, муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнары рәисләренең айлык акчалата бүләкләү күләмен һәм муниципаль хезмәткәрләрнең вазыйфаи окладларын күтәрү турында иде. Әлеге мәсьәлә буенча район Советының аппарат җитәкчесе Ренат Гарипов чыгыш ясады. Бишенче “Мөслим муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру хакында килешү төзү тәртибен раслау турында” мәсьәләсе буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Лилия Срурова чыгышы тыңланды. Әлеге мәсьәләләр буенча карарлар бертавыштан кабул ителде.

Римма Афзалова.

Айрат Фазылов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев