Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин үз тавышын бирде. ФОТОРЕПОРТАЖ

Мөслим районында сайлаулар башлану вакытына 16007 сайлаучы теркәлгән. Мөслим районы территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәнге 10.00 сәгатькә район буенча 4868 сайлаучы тавыш бирде.

Бу – барлык сайлаучыларның 30,4 проценты, дигән сүз. Һәр сайлау участогында сайлау бюльлетененә кертелгән җиде партиядән күзәтүчеләр һәм киңәшү хокукына ия булган комиссия членнары эшли.

1985 сайлау участогы үзәк китапханә бинасында урнашкан. Участокта тавыш бирү электрон рәвештә уза. Әлеге участокта 1279 сайлаучы теркәлгән. Бу минутка барлык сайлаучыларның 35% тавыш бирде. Сайлаучылар арасыннан 17 кеше беренче тапкыр тавыш бирә. Аларга истәлек бүләкләре тапшырыла.

Район башлыгы Рамил Муллин тормыш иптәше һәм кызы белән 1985 сайлау участогында тавыш бирде. Рамил Муллин беренче тапкыр тавыш бирүче яшь сайлаучылар – Салават Асманов һәм Алия Хөснуллинага ист тавыш бирергә килүче сайлауларда катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.

Римма Афзалова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ВыбираюМойТатарстан #МойТатарстан #ВыборыРТТМ #ВыборыТатарстан #8сентября2019 #ГоссоветРТ