Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне Ураза бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле райондашлар! Хөрмәтле дин кардәшләребез!

Сезне ихлас күңелдән ураза бәйрәме белән котлыйм! Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ булганнарга, ялгызларга һәм авыруларга ярдәм итәргә ашыга. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.

Соңгы елларда райондашларыбызның дингә тартылуы, бигрәк тә яшьләрнең дини гореф-гадәтләрне үзләштерергә омтылуы безне бик сөендерә. Республикабызда гына түгел, җирлегебездә дә милләтләр, төрле дин вәкилләре һәм халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек булуына горурланабыз. Киләчәктә дә, әлеге күркәм казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Ураза бәйрәме иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет уятсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, имин һәм бәрәкәтле тормыш телим!

Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев