Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Рамил Муллин 1935нче сайлау участогында тавыш бирде

Тавыш биргәннән соң Рамил Муллин райондашларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин 1935 санлы сайлау участогында тавыш бирде. Участокка ул кызы һәм тормыш иптәше белән килде. Тавыш биргәннән соң Рамил Муллин райондашларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерде:

– Мин бүген үзара салым җыю буенча узучы референдумга килүче барлык мөслимлеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Авылдашлар җирлегебез өчен битараф булмауларын һәм киләчәкне кайгыртуларын исбатлыйлар. Үзара салым акчасы һәм аңа дәүләттән бирелгән өстәмә ярдәм җирлегебездә бик күп эшләр башкарырга мөмкинлек бирде. Күпме юллар эшләнде, агач-куаклар утыртылды, ишегаллары ясалды, яктырткычлар урнаштырылды. Болар барысы да – үз көчебез, үз хезмәтебез белән башкарылган эшләр. Ә 2020 ел тагын да истәлекле ел булачак. Районыбызда узачак федераль сабантуйга 50 меңгә якын кунак килер, дип көтелә. Эшлисе эшләр, яңартасы урыннар бар әле.

1935 сайлау участогы үзәк китапханә бинасында урнашкан. Биредә 1285 сайлаучы теркәлгән. Көндезге 11.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 500гә якыны тавыш бирде. Әлеге участокка тавыш бирергә килгән Мансур ага Илалов:

– Бик теләп бүген үзара салым җыю буенча үз фикеремне җиткерергә килдем. Үзара салым программасы җирлегебез өчен бик файдалы булды һәм алга таба да шулай дәвам итсен, дип телим. Мөслимебез танымаслык булып үзгәрде. Җирлегебездә чисталык, пөхтәлек. Мөслимне хәзер күпләр “шәһәр” дип йөртә башладылар. Үзара салым буенча референдумда бик теләп катнашам, – ди.

Казан шәһәрендә яшәсә дә, Мөслимгә туганына ярдәм итәргә кайткан Наилә апа Худяшова да тавыш бирергә килгән:

– Мин үзем – Мөслимдә туып-үскән кыз. Озак еллар Казан шәһәрендә яшәдем. Сеңлем каты авырып киткәч, аңа ярдәм итәр өчен Мөслимгә кайттым. Үзара салым ярдәмендә җирлектә искиткеч күп эшләр башкарылган, сазлык-баткаклык булган Мөслимнән өр-яңа шәһәр ясаганнар. Мин моңа бик куандым һәм үзем дә өлешемне кертергә булдым. Киләчәктә дә шушы матур җиребездә исән-сау яшәргә насыйп итсен!

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан референдум Рамил Муллин самообложение 2019

Реклама
Реклама
2
X