Реклама
Район педиатры Резеда Мөҗипова башкалабыз Казанның "Корстон" мәдәни күңел ачу үзәгендә узган "Медицинада респиратор авырулары: проблемалар һәм аларны чишү юллары" исемле конференциядә катнашты һәм белемне күтәрү буенча таныклык алып кайтты.
"Тын юллары авырулары сабыйларда да еш күзәтелә. Авыруны вакытында ачыклап, тиз арада дәвалау мөһим", - ди Резеда Әнәсовна. Бүгенге көндә район поликлиникасының балалар консультациясендә 11 бала бронхиаль астма белән учетта тора. Шуның 2се - сәламәтлеге чикле балалар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз