Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раушания Шәрифуллинага – 55 яшь!

Хөрмәтле хезмәттәшебез, балалар бакчалары буенча методист Шәрифуллина Раушания Рафаэль кызының бүген олуг юбилее – 55 яшьлек гомер бәйрәме.

Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, 1986 елда Иске Карамалы авылында тәрбияче булып хезмәт юлын башлый ул. 2003 елда мәгариф идарәсенә эшкә килә һәм бүгенге көнгә кадәр һәр балалар бакчасы мөдиренең, һәр тәрбияченең – алыштыргысыз остазы, укытучысы һәм әнкәсе. Һәрбер эшләнгән эш, үткәрелгән семинар-конкурслар, ирешелгән уңышлар, җиңүләрдә алыштыргысыз, тәҗрибәле методист Раушания Рафаэлевнаның өлеше, хезмәте чиксез. Район үзәге балалар бакчаларының “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республикакүләм бәйгесендә җиңеп, грант отулары да аның тәҗрибәсе, өйрәтүләре аша килде. Хезмәте барның – хөрмәте бар, диләр. “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы – нәкъ менә шушы хезмәт нәтиҗәсе.

Хөрмәтле Раушания Рафаэлевна! Юбилеегыз белән котлап, Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, иминлеге, муллыгы телибез. Балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәсендә, аларның һәр уңышына шатланып, озак яшәргә язсын.

Мәгариф идарәсе коллективы, профсоюз оешмалары советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама