Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раштуа гөрләде. Фоторепортаж

Православие динен тотучы райондашларыбыз зурлап Раштуа бәйрәмен билгеләп үтте. 6 гыйнвар төнендә Рус Шуган авылындагы Изге Николай чиркәвендә иртәнгә кадәр гыйбадәт кылдылар. Исәннәр бакыйлыкка күчкән туганнары өчен шәмнәр кабызды. Бәйрәм икенче көнне авыл мәдәният йортында дәвам итте. Олысы-кечесе көндезге 12 сәгатьтә Раштуа чыршысы янына җыйналды.

Рус православие чиркәвенең Рус Шуган авылындагы Изге Николай чиркәве иерее Никита Атакай, православие дине тарафдарларын Раштуа белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, Татарстан халыклары ассамблеясенең җирле вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов һәм Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина да бәйрәм уңаеннан котлауларын җиткерде. 
Дини бәйрәмнәрнең, йолаларның яңаруына кем генә сөенми икән?! Җитмеш яшен тутырган Лидия Коткова балачак хатирәләрен яңартты. 
– Бәләкәйдән үк Раштуаны зурлап билгеләп үтә идек. Бәйрәмгә берәр өйгә җыелдык. Раштуа догаларын ятладык. Хәзерге кебек булмаса да, күчтәнәчләр, бүләкләр дә эләгә иде. Берара мәктәптә дини бәйрәмнәрне үткәрү тыелып та торды. Барыбер кача-поса булса да уздырдылар Раштуаны. Изге бәйрәмнең кабат кайтуына, балаларыбызның, оныкларыбызның аны зурлап үткәрүенә чиксез сөенәбез, – ди Лидия Александровна. 
Рус Шуганда Раштуаны 2009 елдан зурлап үткәрәләр. Беренче елларда чиркәүдә урнаштырылган чыршы янында уздырганнар. 
– Ул чакта 25ләп балага әзерләгән идек Раштуа күчтәнәчен. Икенче елны 50 баланы сөендердек. Хәзер бәйрәмгә балалар аеруча күп җыела. Күрше-тирә авыллардан, шәһәрләрдән дә махсус кайталар. Бәйрәмне чиркәү, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре бергәләп оештырабыз, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. 
Раштуа бәйрәмендә җыр-бию, уен-көлке тынып тормады. Бәйрәмне авыл үзешчәннәре Наталья Коткова, Ксения Хисаметдинова, Михаил Шадрин, “Шуган йолдызчыклары” бию ансамбле кызлары һәм нәни артистларның чыгышы бизәде. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, Кыш бабай күчтәнәчләре белән сыйланды. Балалар өчен Казандагы Семиозерск ирләр монастыре ярдәме белән махсус Раштуа күчтәнәчләре дә әзерләнгән иде. Раштуа күчтәнәченнән чит төбәкләрдән килүчеләргә, шәһәрдән кунакка кайткан балаларга да өлеш чыкты. Быел 300 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Рус Шуган авылы халкы елны әнә шулай күңелләргә яктылык һәм сафлык иңдерүче зур бәйрәм белән башлап җибәрде. 
Әлфинур 
Ногманова. 
Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев