Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рапс ул – “валюта”

“Туган як” агрофирмасы рапс суктыруга кереште.

“Туган як” агрофирмасының Мөслим районында 9540 гектар җире бар. Шуның  5100 гектар язгы бодай, 1800 гектар арыш чәчелгән. Агрофирма быел да урып-җыю эшләренә беренчеләрдән булып кереште. 9 июльдә старт алган урып-җыюны хуҗалык 22 көн эчендә төгәлләде.

– Язгы кыр эшләре үз вакытында башланды. Узган елдан аермалы буларак, без быел ашламаны күбрәк керттек. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, бер гектарга 86 килограмм ашлама кертелде. Игеннәр матур гына тишелеп чыккан иде, әмма яңгырлар булмады. Бу уңышның күләменә зур йогынты ясады. Без өметләнгән икмәк булмады быел. Ләкин уңышны бик начар, дип тә булмый. Быелгы корылык шартларында гектарыннан 14-15 центнер уңыш алу да – зур сөенеч, дип уйлыйм, – ди агрофирма җитәкчесе Илнур Әюпов.

Басулардан мул уңыш көткән механизаторларның да күңеле китек, дип әйтеп булмый. Икмәк әз булу сәбәпле, механизаторларга түләү 20 процентка арттырылган. Тырышып эшләгәнннәрнең хезмәт хакы 100-200 мең сум чыккан. “Туган як” агрофирмасында Түбән Табын авылы егете Илнар Сөләйманов бүген – лидерлар рәтендә. Урып-җыю чорында ул 18 мең центнер икмәк суктырган. Илнар артыннан – Тугаш егете Сирин Хуҗин, аннары Мәлләтамак авылыннан Данил Нәгыймов килә.

– Икмәкнең җилемсәсе 28-32 процент тәшкил итә. Бу икмәк пешерүдә файдаланырлык бөртеклеләр, дип ышанып әйтергә була. Икмәкнең дымлылыгы ..... процент тәшкил итә. “Чаллы икмәге” җәмгыяте элеваторына 7 мең тоннадан артык өченче класслы бодай, 3 мең тоннадан артык беренче класслы арыш тапшырдык. 330 гектарда чәчелгән горчицаны яхшы бәягә сатып алучы клиентлар табылды. Орлыкка дип 120 процент ??? икмәк салып куйдык. Дөрес, быел уңыш былтыргыдан ике тапкыр кимрәк. Бер тамчы яңгыр яумаган Мәлләтамак басуларыннан гектар биреме 10 центнер булды. Яңгыр яуган басулардан гектарыннан 37 центнер уңыш чыккан урыннар да булды. Уртача гектар биреме – 15 центнер, – ди агрофирманың баш агрономы Иршат Әхмәтов.

11 август көнне агрофирма механизаторлары рапс суктырырга чыкты. Әлеге төр техник культура 1480 гектар мәйданны били. Шуның 1200 гектары – Мөслим районында. Көнбагышны 1100 гектарда утыртканнар, август ахырына өлгерер дип көтәләр.

– 15 августтан без көзге чәчүне башлыйбыз. 2280 гектарда – көзге бодай, 1560 гектарда арыш чәчәргә планлаштырабыз. Бу эшләргә дүрт чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Бу эшне 1 сентябрьгә төгәлләү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Аннары җир эшкәртү башлана. Анда барлык механизаторлар да катнашачак. Бу көннәрдә Мәлләтамак һәм Табын басуларында ике агрегат язгы культуралар өчен җир эшкәртү белән мәшгуль, – ди Иршат Әхмәтов.

Быелгы урып-җыю кампаниясенә 14 комбайн җәлеп ителгән. Техниканың дүртесе – лизингка алынган өр-яңа “Класс-Тукано-580” комбайннары. Агрофирманың өч киптерү җайланмасы бар. Шуларның берсе – яңа “С-40” киптерү агрегаты.

– Урып-җыю кампаниясендә быел кырыгынчы сезонымны эшлим. Кечкенәдән абыйларымның комбайнда йөргәннәрен күреп, җир эшләрен яратып үстем. Мәктәптә укыганда үзем дә комбайн штурвалы артына утырдым. Үземне башка хезмәттә күз алдына да китерә алмыйм. Бүген менә рапс басуларына кердек. Бик кадерле, кыйммәтле культура бу. Авыл хуҗалыгында аны “валюта” дип йөртәләр, – ди Мәлләтамак егете Данил Нәгыймов.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев