Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Муллин студентлар белән очрашты. Фоторепортаж

1 февраль көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә район башлыгы канинулларга кайткан студентлар белән очрашты.

Очрашуда электр челтәрләре, газ участогы, “Фаиза” авыл хуҗалыгы кооперативы, “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Август-Мөслим” компаниясе, халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәге җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Татар КВН лигасында уңышлы чыгыш ясаган “Мөслим кырмыскасы” командасы иң матур чыгышларын бүләк иттеләр. Студентлар алдында ТР халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе, район иҗтимагый совеыт җитәкчесе Рушат Солтанов, “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов чыгыш ясады. Мунициаль район башлыгы студентларны туган якларына – Мөслимгә кайтырга чакырды һәм аларның сорауларына җавап бирде. Чара барышында яшьләр төрле тренингларда да катнаштылар.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X