Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Һәрбер авыл миңа кадерле"

Район башлыгы Рамил Муллин халык җыеннарында шулай ди. Чыннан да, җирлегебезнең һәр авылын, һәр кешесен ихтирам итмәсә, проблемалары өчен борчылмаса, бу кадәр үзгәрешләргә ирешеп булыр иде микән? Михайловка авыл җирлегендә рәхмәт сүзләре өстенлек иткән халык җыены моңа ачык мисал. Район үзәгендә генә түгел, җирлекләрдә дә ел дәвамында күп эшләр башкарыла....

Район башлыгы Рамил Муллин халык җыеннарында шулай ди. Чыннан да, җирлегебезнең һәр авылын, һәр кешесен ихтирам итмәсә, проблемалары өчен борчылмаса, бу кадәр үзгәрешләргә ирешеп булыр иде микән?

Михайловка авыл җирлегендә рәхмәт сүзләре өстенлек иткән халык җыены моңа ачык мисал. Район үзәгендә генә түгел, җирлекләрдә дә ел дәвамында күп эшләр башкарыла. Билгеле, алар халыктан җыелган үзара салым акчасына һәм дәүләт арттырып биргән субсидия акчалары хисабына эшләнә. Михайловка җирлегендә 438 мең 125 сум үзара салым акчасы җыелган, дәүләт тарафыннан бирелгән ярдәм белән әлеге сумма 2 млн 190 мең сум тәшкил иткән. Карап торуга бик күп сыман тоелса да, төрле эшкә бүлгәли башлагач, әллә нәрсәгә җитми ул. Шуңа да карамастан,кичке якта авыл урамнарының яктылыгын тәэмин итү өчен 30 мең, карт агачларны кисү өчен 100 мең, су линияләрен төзекләндерү өчен 91 мең 400 сум финанс чыгымы тотылган. Акчаның иң күп өлеше юлларны карау һәм төзекләндерү өчен файдаланылган. Әлеге сумма 828 мең 352 сум тәшкил итә. Җирлектән каты көнкүреш калдыкларын чыгару өчен 205 мең сум сарыф ителгән. Авылларны төзекләндерү һәм яшелләндерүдә дә салым акчаларының ярдәме бик зур. Михайловкада узган ел балалар мәйданчыгы төзү өчен 300 мең сум акча бүленгән.

Шул рәвешле моннан өч-дүрт ел элек кенә халыкта зур ризасызлык тудырган юл, ут, су проблемалары чишелеп бара. Кара алтын чыгаручы күрше-тирә районнарда күптән инде чишмәләр төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Соңгы елларда безнең районда да, әлеге матур эшләргә мөмкинлек табылды. Күп авыл җирлекләре салым акчаларының бер өлешен чишмәләр төзекләндерү өчен кулланалар. Михайловка авылында, мәсәлән, әлеге изге эшкә 60 мең сум салым акчасы файдаланылган.

Бүген "җирлектә эш юк" дип зарлансалар да, Михайловка авыл җирлегендә нибары ике кеше: Миргазиян Гыйзетдинов һәм Алексей Чубаров кына үзләренең крестьян-фермер хуҗалыкларын төзегәннәр. Ә җирлектә буш калган тораклар үз хуҗаларын көтеп тилмерәләр, югыйсә. Шәхси эшмәкәр Артур Гайнетдинов кибет тота, шулай ук камыр ризыклары пешерү өчен пекарнясы бар. Александр Осипов һәм Халит Гыйзетдинов төзелеш өчен коры катнашма җитештерү белән шөгыльләнәләр. Озак еллар эшкәртелми яткан җирләрне "Намус" агрофирмасының алуы да тагын бер ышаныч биргән. Җирлекнең дистәгә якын кешесе әлеге агрофирмага эшкә кергән, бүген дә эшләргә теләк белдерүчеләр бар.

Җирлектә яшьләр дә юк түгел. Михайловканың дүрт егете ил чикләрен саклый. Авылда мәчет эшли. Элемтә авылында да, Михайловкада туып-үсеп, бүгенге көндә Себердә яшәүче якташлары Әскать Минһаҗетдиновның шәхси ярдәме белән Аллаһ йорты төзелеп килә. Җирлек башлыгы Роберт Исламов сүзләренчә, христиан динендәгеләр өчен чиркәү төзү дә планлаштырыла. Төзелеш өчен урын чистартып, әзерләп куелган. Быелгы җәйдә фундамент салырга җыеналар. Чиркәү дә иганәчеләр һәм игелекле якташлары ярдәме белән салыначак.

Җирлектә тулы канлы тормыш белән яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Узган ел гына Михайловкада республика программасы нигезендә күпфункцияле үзәк сафка басты. Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, авыл китапханәсе, өч кибет, почта бүлекчәсе дә халыкка хезмәт күрсәтә.

Иске Карамалы - район үзәгеннән кала иң күп халык яшәүче җирлек. Авылны районның икенче үзәге дип тә йөртәбез. ПМК, пекарня, сөт җыю пункты, участок хастаханәсе, тегү цехы булу да сәбәпче иде моңа. Бүген инде әлеге оешмаларның кайберләре яшәүдән туктаган.Авыл территориясендәге булган оешмалар-предприятиеләрнең эшчәнлегендә тотрыклылык саклана. Республикабызда гамәлдә булган күп төрле программалар да авыл җирлекләренең эшчәнлегенә зур ярдәм итә. Соңгы елларда әлеге программалар ярдәме белән авыл мәктәпләре һәм балалар бакчалары, медицина ярдәме күрсәтү пунктлары, юллар төзекләндерелә, яңалары төзелә. Узган ел, мәсәлән, Иске Карамалы балалар бакчасында капиталь ремонт үткәрелгән. Төзекләндерү эшләре өчен республика 2 млн 800 мең сум финанс средстволары бүлеп биргән.

Шулай ук республика программасы кысаларында Иске Карамалы авылының Яшьләр урамында 1 млн 363 мең сумлык юл төзекләндерү эшләре башкарылган. Күбәк һәм Яңа Карамалы авылында, Иске Карамалының Игенче урамына чыга торган юллар да төзекләндерелгән.

Җирлектә булган чишмәләр дә карап, чистартылып тора. 2016 елда Түрештәге "Харрас" чишмәсе,"Лукойл" компаниясенең "Ритэк" җәмгыяте үткәргән бәйгедә катнашып, 50 мең сум грант откан. Шулай ук игелекле якташлары Наил Муллинның матди ярдәме белән чишмә, өр-яңадан эшләнеп, матур бер ял итү урынына әйләнгән. Сентябрь аенда районда үткән татар әдәбияты көннәре кысаларында, бертөркем язучылар, артистлар Түреш авылында һәм "Харрас" чишмәсендә булдылар, биредәге матурлыкка сокланып киттеләр.

Җирлектә узган ел 835 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Республика ярдәме белән әлеге сумма 3млн 204 мең сум булып кайткан. Акчаларның 1 млн 875 мең сумына Иске Карамалы авылының Игенче һәм Кооператив урамнары арасында, Күбәк һәм Яңа Карамалы урамнарында тулысынча гравийлы өслек белән юл төзекләндерү эшләре башкарылган, 100 меңсумга чокыр-чакыр ремонты үткәрелгән. Карл Либкнехт, Түреш авылларындагы чишмәләрне төзекләндерү өчен 110 мең сум чыгым тотылган. 100 мең сум акчаны Иске Карамалы авылында Игенче һәм Кооператив урамнарын тоташтыручы ике асылмалы күпер ясау һәм урнаштырыу өчен файдаланганнар.Авыл җирлегенең ревизия комиссиясе рәисе Зифа Галиеваның чыгышыннан күренгәнчә, салым акчалары җирлек авылларының социаль йөзен үзгәртергә, халык ихтыяҗын канәгатьләндерүче эшләрне башкарырга ярдәм иткән.

Авыл җирлегенең эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Шуңа күрә дә кулга-кул тотынып эшләүче фикердәшләр, теләктәшләр булганда гына иң катлаулы мәсъәләләргә дә чишелеш табыла. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов олы ярдәм күрсәткәне өчен авылдашлары исеменнән "Ык" агрофирмасы директоры Заһир Шәкүровка, агрофирманың "Калмыя" бүлекчәсе җитәкчесе Рафил Гыйлмуллинга, ПМК "Мелиорация" җәмгыяте җитәкчесе Рүзил Мәүләветдиновка, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, амбулатор пункты коллективларына рәхмәтләрен җиткерде. Җыенда агрофирма җитәкчелеге генә күренмәде. Халык каршына басып, агрофирманың эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары белән таныштырса, бер дә артык булмас иде, югыйсә. Алар халык алдында болай да бик сирәк күренә бит.

Авыл җирлекләрендә очрашулар инде тәмамланып килә. Җыеннардан күренгәнчә, авылларыбызда да моннан берничә ел элек кенә иң катлаулы булып тоелган проблемалар хәл ителеп бара. Башкарылган һәр эш артында район җитәкчелегенең, авыл җирлекләре башлыкларының тынгысыз һәм тырыш хезмәте ята. Аларның хезмәтен олыларга өйрәник, һәрнәрсәдән гаеп эзләмичә, башкарган эшләренә рәхмәт әйтә белик.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев