Реклама
Бүген район башлыгы Рамил Муллин Россиякүләм спорт ярышларында җиңү яулаган егет-кызлар белән очрашты.
Чәй табыны артында барган сөйләшүдә район башлыгы спортчыларга теләкләрен җиткерде. Егет-кызлар исә Мөслимдә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырган өчен район башлыгына рәхмәт белдерде. Үзләрен спорт ярышларына әзерләгән тренерларына да рәхмәтләрен җиткерделәр. Спортчылар һәм аларның тренерлары кыйммәтле пакетлар белән дә бүләкләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз