Мөслим-информ

Рамил Муллин гражданнарны кабул итәчәк

1 декабрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге вәкилләре гражданнарны кабул итә. Партиянең Мөслим авылы, Пушкин урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр район ветераннар советы, иҗтимагый совет, юристлар һәм адвокатлар пенсионерлар белән очраша. Район Советында 8 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр гражданнарны...

1 декабрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге вәкилләре гражданнарны кабул итә. Партиянең Мөслим авылы, Пушкин урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсендә 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр район ветераннар советы, иҗтимагый совет, юристлар һәм адвокатлар пенсионерлар белән очраша.

Район Советында 8 сәгатьтән 9 сәгатькә кадәр гражданнарны район башлыгы Рамил Муллин кабул итә, ә 9 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр - республика Дәүләт Советы депутаты Алмаз Шәрипов кабул итәчәк.

Прокуратура бинасында прокуратура хезмәткәрләре гражданнарны эш көне дәвамында кабул итәчәк.

Башкарма комитет бинасында - район Башкарма комитеты җитәкчесе, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә - үзәк җитәкчесе, социаль яклау бүлегендә - бүлек җитәкчесе, "Мизгел" яшьләр үзәгендә - Мөслим авыл җирлеге депутатлары да 1 декабрь көнне гражданнарны эш көне дәвамында кабул итәчәк.

Бу көнне һәр авыл җирлегендә җирлек башлыклары һәм депутатлар гражданнарны шулай ук көн дәвамында кабул итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: