Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамил Муллин: "Бу ай безне берләштерде"

Бүген барча мөселман дөньясы Рамазан гаетен бәйрәм итә. Мөслимдәге үзәк мәчеттә гает иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды. Коеп яңгыр явып торуга карамастан, Аллаһ йортына олысы да, кечесе дә күпләп килде. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов гает вәгазе укыды. Район башлыгы Рамил Муллин Рамазан гаете уңаеннан изге теләкләрен һәм котлауларын җиткерде:...

Бүген барча мөселман дөньясы Рамазан гаетен бәйрәм итә. Мөслимдәге үзәк мәчеттә гает иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды. Коеп яңгыр явып торуга карамастан, Аллаһ йортына олысы да, кечесе дә күпләп килде. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов гает вәгазе укыды. Район башлыгы Рамил Муллин Рамазан гаете уңаеннан изге теләкләрен һәм котлауларын җиткерде: - Бу изге ай безне берләштерде, районның кайсы гына җирлегенә барып чыксаң да, Рамазан ае рухы сизелде. Ураза аенда ифтар мәҗлесләрендә, тәравихларда бергә булдык. Шушы бердәмлек алга таба да дәвам итсә иде. Җирлегебезне төзекләндерү һәм матурлауга юнәлдерелгән гамәлләребездә дә бердәмлегебез югалмасын. Рамазан аен үткәрүдә ярдәм итү өчен районыбызга Төркиядән килгән дин кардәшебез Низаметдин хәзрәт, сәламнәрен һәм рәхмәтләрен ирештереп, мөслимлеләр белән саубуллашты. Мөселманнар тыгыз сафларга басып, гает намазы укыдылар, Аллаһы Раббыбызны зурлап, тәкъбир әйттеләр. Соңыннан мәчет ишегалдындагы палаткаларда бәйрәм уңаеннан әзерләнгән пылаудан авыз иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев