Мөслим-информ

Рамил Морзаханов: "Һәркем сәламәтлегенә җаваплы карарга тиеш"

Чир якасыннан алмый торып, кем генә сәламәтлеге турында ныклап кайгырта икән? Табибларбүген нинди авырулар белән көрәшә? Җирлектәге демографик хәлнең торышы нинди? Үлемгә китерүче сәбәпләр нидә? Фельдшер булмаган кече авылларда халык медицина ярдәмен кайдан алырга тиеш? Медицина хезмәткәрләренең киңәйтелгән коллегиясендә әлеге сорауларга җавап табарга мөмкин иде.

Үзәк хастаханәнең баш табибы Рамил Морзаханов сәламәтлек саклау системасының узган елдагы эшчәнлегенә җентекле анализ ясады. Китерелгән саннар, сводка һәм диаграммаларда халык сәламәтлеге торышы ачык чагыла. Ә алар куандыра да, көендерә дә. Узган ел районда 201 бала туган, 283 кеше бакыйлыкка күчкән. 2018 ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны берникадәр кимесә дә, эш яшендәге гражданнарның арабыздан китүе кемне генә борчымый икән? Былтыр типсә тимер өзәрдәй 48 райондашыбыз вафат булган. Аларның да күбесе – 42се – ир-атлар. Уртача яшьләренә килгәндә, хатынкызларныкы – 52, ирләрнеке – 47 яшь. Үлемгә китерүче сәбәпләр арасында яман шеш, йөрәк-кан тамырлары авырулары өстенлек итә. Төрле имгәнүләр, агулану очраклары белән үлүчеләр дә шактый (агулану дигәндә, алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллануны күз алдында тотарга кирәк). Рамил Морзаханов узган еллар белән чагыштырганда беренчел инвалидлык алучыларның кимүен ассызыклады. Республика күрсәткечләре белән чагыштырганда да саннар алай ук куркыныч түгел кебек. Узган ел беренчел инвалидлык алган 76 кешенең 29ы эш яшендә булу гына уйланырга мәҗбүр итә. Инвалидлыкка китерүче чирләр арасында беренче урында – яман шеш авырулары. Узган ел 92 кеше онкология белән беренчел исәпкә алынган. Гомумән, бу мәкерле авыру белән 585 райондашыбыз көрәшә бүген. Баш табиб, авырулары иртә стадиядә ачыкланса да, райондашларыбызның дәваланырга ашыкмауларын билгеләп үтте. Беренчедән, бу авыруның аларга “кагылуына” ышанасылары килми. Икенчедән, организмда күзгә күренеп торган тайпылышлар булмавын, бер җирләре дә авыртмавын сәбәп итәләр. Ә инде, беренче симптомнар барлыкка килеп, хастаханәләр юлын таптый башлаганда вакыт узган, авыру азган була. Авыру ачыкланганнан соң, бер ел да яшәмичә үлеп китүчеләр саны югары. Узган ел андыйлар 53кә җиткән. Коллегия утырышында кадрлар проблемасы да күтәрелде. Табиблар һәм шәфкать туташларына кытлык булмаса да, авылларда фельдшерлар җитми. Райондагы 71 авылда нибары 40 фельдшер эшли. Баш табиб проблемадан чыгу юлын да күрсәтте. Участок табиблары, поликлиника һәм күрше авыллар фельдшерлары белән, график нигезендә урыннарга барып, медицина ярдәме күрсәтүне оештыру максатка ярашлы булачагын әйтте. Яшьләрне, урта медицина персоналларын әзерләүче көллиятләргә максатчан программа нигезендә укырга җибәреп, кире үзебезгә кайтару юлларын эзләү тәкъдим ителде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә гамәлгә куелган илкүләм милли проектларның өстенлеген дә инкарь итәргә ярамый. Узган ел район халкына “Мобиль поликлиника” хезмәт күрсәтә башлады. 65 яшьтән өлкән ялгыз яшәүче гражданнарны махсус машина белән хастаханәгә алып килеп, диспансерлаштыру уздыруны да район үзәгеннән читтә яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгырту дип бәяләргә кирәк. “Өлкән буын” милли проекты нигезендә узган ел 800дән артык кеше хастаханәдә тикшеренү үтте. Быел аларның санын 2408гә җиткерү планлаштырыла. – Халык диспансерлаштыруга һәм “профосмотр”ларга мәҗбүр ителгән чара дип кенә карамасын иде. Һәр авыруны башлангыч стадиясендә дәвалау җиңел һәм нәтиҗәле. Һәркем сәламәтлегенә җаваплы карарга тиеш, – диде Рамил Морзаханов.

Әлфинур Ногманова.

Лилия Шәймиева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: