Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан ае турында ниләр белергә тиешбез?

Бөек һәм мөбарәк булган Рамазан аена керәбез. Бу айда мең айдан да кадерле "Кадер кичәсе"бар. Ул Рамазан аеның соңгы ун көнендә үткәрелә. Ураза тоту мөселманнарга Пәйгамбәр с.г.в. һиҗрәтенең икенче елында фарыз кылынган булса да, аның тарихы Адәм галәйһиссәламгә барып тоташа.

Адәм галәйһиссәлам җәннәттә тыелган җимешне ашап гөнаһлы булганнан соң, бу җимешнең тәэсире утыз көн дәвамында тәненнән чыгып бетми. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә ураза тотуны боерды. Ураза тәэсире нигъмәте белән Адәм галәйһиссәламнең гөнаһка сәбәп булган җимеш тәэсиреннән котылда. Аллаһы Тәгалә "Бәкара" сүрәсенең 183 аятендә әйтә:"Аллаһы Тәгалә Ураза шәрәфәте белән бәндәләрнең ел дәвамында белеп һәм белмичә кылынган гөнаһлардан пакълый". Уразаның асыл мәгънәсе: ул рухи һәм җисмани яктан пакъландырыр. Ураза йөрәкне, төрле чирләрдән, рухны яман авырулардан арындыра, тәнебезне шлаклардан чистарта. Ураза ул - җан өчен зәкать, бәдәнебез өчен сынау, яхшылык өчен дәгъвәт, гөнаһлардан тыелу, җинаятьләрдән саклану. Ач бәндәнең йөрәге тигез эшли, акылы тынычлана, күзе үткерләнә, йөрүе җиңеләя. Туклык исә ялкаулыкны арттыра, эшкә сәләтне киметә, ди Пәйгамбәребез с.г.в.

Рамазан аенда Фитр сәдакасын биреп, белеп һәм белми торып кылган гөнаһларына кәффәрәт булуы турында әйтелгән.

Пәйгамбәребез с.г.в.: "Әгәр Рамазан аеның фазыйләтен белсәгез, 12 айның һәр аен Рамазан ае булуын теләр идегез", - дигән. Аллаһыбыз безгә уразаларыбызны тотып чыгарга ярдәм бирсен, Әмин.

Рамазан аендагы вакыйгалар

1.Һиҗринең 2 нче елында Бәдер сугышы булды. Бу сугыш Рамазан аеның 17 нче көнендә, җомга көн, мөселманнарның җиңүе белән тәмамланды.. Бу сугышта Пәйгамбәр с.г.в.нең ислам дөньясының төп дошманы Әбү Җәһел үтерелде.

2.Рамазан аеның 10нчы көнендә һиҗрәтнең 8нче елы Фәтех Мәккә көне - Кәгъбатулла потлардан арындырды. Ислам дине куәт алды.

3.Һиҗрәтнең 9нчы елы. Таиф шәһәре халкы Исламны кабул итте.

4.Һиҗрәтнең 10нчы елы. Йомен халкы Рамазан аенда Исламны кабул итте.

6.Һиҗрәтнең 92нчы елы. Рамазан аенда Испания фәтех кылынды. Милади 711нче елның 19 июле - Рамазан аеның 28нче көне Испаниянең башкаласы Тулайтилия, Гарната шәһәрләре фәтех ителделәр.

Быел 26 май - беренче көн тәрәвих.

27 май - Уразаның беренче көне.

25 июнь - Ураза гаете, Гайдел-Фитр, Шәүвәл аеның беренче көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев