Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан ае: һәрберегез изгелек кылыгыз!

Җир өстенә Аллаһының изге ае килде, әмма әлеге мизгелләрдә безнең күңелләрдә нинди хисләр яши? Шатлык-сөенеч хисләреме, әллә борчу-кайгылармы? Әлбәттә, өйгә зур кунак килгәндә борчылмый да булмый, ләкин Аллаһының кунагын ислам дөньясы, түземсезлек белән сагынып, шатлык илә көтеп алырга тиеш.

Кайберәүләр "рамазан" сүзен ишеткәч: "Рамазан? Ә-ә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый. Күңел ачулар да бетә", - кебек сүзләр белән зар кылырга тотыналар. Әйтерсең лә, Аллаһ без кешеләргә изге айны, аның гыйбадәтен кешеләр интексеннәр өчен биргән. Бу - шайтан вәсвәсәсе, рамазан ае безне нәрсәдәндер мәхрүм итү өчен түгел, киресенчә, Раббысы тарафыннан капчык-капчык бүләкләр, очсыз-кырыйсыз нигъмәтләр белән килә. Иман ияләре әлеге кунакны, һәр шәһәр һәм авылга, һәр мәчет-мәхәлләгә, һәр өйгә, гаиләгә һәм һәр йөрәккә ишекне киң ачып кертеп, ай дәверендә аның хозурында сөенәләр, аның бәракәт капчыкларын бүлешәләр. Изге кунак бер капчыгыннан бүләк таратса, икенче капчыгына бәндәләрнең изге айда кылган изгелекләрен җыя. Соңыннан безнең тырышлыкларыбызны Раббысы хозурына алып кайта, инша Аллаһ.

Рамазанда җир һәм күкләр Хуҗасының бәрәкәт капкалары ачыла, җир өстенә күптөрле нигъмәтләр иңә. Пәйгамбәребез кешеләрне шушы ай килү белән шатландыра торган булган: "Сезгә Рамазан килде, ул - бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калды". (Табәрани риваяте).

Рамазан - күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлык һәм форсаттыр. Аллаһка шөкер, халкыбыз изге рамазан утын мең елдан артык сүндерми саклап килгән. Газиз әби-бабайларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән җәйге челләләрдә дә, уттай урак өстендә дә ураза тотканнар. Бер авылның мәчет карты: "Мин малай чакта, безнең әниләргә көненә кырыгар сутый ашлык җыйдырталар иде. Бер апабыз хәлсезләнеп егылгач, аны ат арбасына салып, салкын чоланга кайтарып салдык. Бераз хәле кайткач та ул, урагын тотып, басуга чапты. Чөнки бүгенгесен җыеп бетермәсә, иртәгәгә кала", - дип сөйләгән иде. Сусаудан авыз-иреннәре ярылган, кайтуларына да әзер табыны көтмәгән. Кайбер әбиләр: "Әнкәйләребез суыну өчен кар базларына төшеп утыралар иде", - дип сөйлиләр. Әй, Раббым, газиз әбекәй һәм бабайларыбызның урыннарын җәннәттә кыл, аларга кәүсәр суларыннан эчертсәң иде. Сөбханәллаһ, без никадәр нык иманлы, никадәр сабыр кешеләрнең оныклары икән. Бүген безне кулыбызга урак тоттырып басуларга кумыйлар. Хәзер кешегә акчалар вәгъдә итеп тә суыткычлы чит ил комбайннарына утырту ансат эш түгел. Балаларның да, мәктәпләрдә авызларына калак белән су каптырып, уразалы булуларын тикшереп йөрмиләр. Күпме укытучыларыбыз үзләре ураза тоталар. Шөкер, күпләр суыткычлы рәхәт өйләрдә яшиләр, суыткычлы атларда йөриләр. Кызып китсәң, тәһарәтләнергә, коенып, суынып чыгарга чиста суы агып тора, сәхәренә-ифтарына да ризыгы мулдан. Еш кына чамадан артыгы да ашалып куя. Әгәр шундый авыр заманнарда әби-бабайларыбыз саклап калган әманәтне без бүген - күпкә җиңел тормышта саклый алмасак, Раббым бездән разый булмас.

Курыккан эш хәерле була, диләр. Әлбәттә, изге кунакны көтү бераз борчу сала. Кемдер: "көчем җитәрме?" - дип борчыла. Кемдер: "кан басымы артмасмы?" - дип кайгыра. Изге эшкә Аллаһыдан ярдәм сорап, Аның ярдәменә таянып тотынсак, Ул ярдәм итми калмас. Пәйгамбәребез еш кына намазлардан соң шушы доганы кылган: "Йә, Аллаһ, миңа Сине искә алуда, Сиңа шөкер итүдә һәм күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм бир" (Әбү Даут, әнНәсәи риваятьләре).

Әй изгелек сөюче, изгелеккә омтыл.

Рамазан - изгелекләр ае, Аллаһ бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекәр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра. Пәйгамбәребез әйтте: "Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас. Күкләрдән Аллаһының бер фәрештәсе кешеләргә юнәлеп әйтер: «Әй изгелек сөюче, изгелеккә омтыл. Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл". Бу айда, Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу - Рамазанның һәр кичендәдер".

Иман иясе өчен, изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыннан арыну өчен иң хәерле вакыт - Рамазан ае. Рамазан аенда Аллаһ бәндәсе каршында күпме изгелек ишекләрен ача: Фарыз уразасы - бер көне 70 елга уттан ерагайта. Тәравих намазлары - гөнаһ-хаталар кичерелә. Сәхәр һәм ифтар вакытлары - дога-истигъфарлар кабул була. Авыз ачтырулар - бер уразалыга авыз ачтырсаң, ул җыйган савап сиңа да була. Фитыр сәдакасы - уразага китергән кимчелекләр юыла, мохтаҗларның изге догасын ала. Рамазан гомрәсе пәйгамбәр белән бергә хаҗ кылу савабын ала. Игътикяф (соңгы ун көн мәчеттә булу) - бер көне кешене уттан офык белән офык арасына ерагайта… Мондый мисалларны тагын да дәвам итәргә була.

Әлбәттә, изгелек сынаусыз булмый. "Барган юлың җиңел тоелса, артыңа борылып кара, нимөгаен дөрес бармыйдыр", - дигән борынгылар. 17-18 сәгать ризык һәм судан мәхрүм булып тору сәбәпле тәннең көче китә, кешене йокы баса, ялкаулыгы җиңә. Менә шундадыр сынауның хикмәте дә. Рамазан - ялкаулык ае түгел, тырышлык ае. Раббыбыз безне шушы табигый зәгыйфьлегебезне җиңәргә, рәхәт тормыш теләүче МИНебез белән көрәшергә, изгелек кылуны туктатмый савап җыярга, безне көтүче җәннәт бакчаларына ашкынырга чакыра. Хәдистә килгәнчә, җәннәт бакчалары Аллаһының тугры бәндәләре кайтуга көн саен әзерләнә, бизәнеп-матурлана. Аллаһ өчен кылынган һичбер изгелек югалмый. Аллаһ һәркайсын белеп тора. Пәйгамбәребез: "Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калды», - диде (Табәрани риваяте).

Татарда: "Аштан өстен булма", - дигән әйтем бар. Изгелектән дә өстен булырга ярамый, бер эшкә дә кечкенә дип карамыйк. Пәйгамбәребез: "Һичбер изгелекне кимсетмәгез. Коедан үзең өчен күтәргән суны башканың чиләгенә салу, кардәшең белән елмаеп сөйләшү кебек изгелеккә дә җиңел карама", - диде (Әхмәт риваяте).

Еш кына кеше, зур гыйбадәтләргә керешеп, шайтан аңа кечкенә изгелекләрне күрсәтми башлый. Ләкин кайсы изгелегеңнең Раббыңа беренче барып җитүен Аллаһ Үзе генә белә. Бу хакта мисал буларак сезгә бер кыйссаны китерәсем килә. Ул китапларда "икмәк иясе кыйссасы" дип атала. Әлеге кыйссаны Әбү Муса дигән сәхабә үлем түшәгендә ятканда балаларына сөйли һәм онытмаска куша.

Бер монах үз гыйбадәтханәсендә 70 ел гыйбадәт кыла. Шулай бервакыт ул, хәҗәте төшеп, авылга килә. Шайтан аңа бер бик матур хатынны күрсәтә һәм монах ул сынауны үтә алмый, коткыга бирелә. Җиде көн һәм җиде төн ул теге хатынның өендә кала. Бер атнадан аңына килә һәм, үзенең никадәр олы гөнаһ эшләвен аңлап, өйдән чыгып кача. Һәр адымын ясаган саен ул намазга керә, сәҗдәгә төшә һәм Раббысына тәүбә итә. Шулай итеп кич җитә һәм ул 12 мескен яшәгән урынга килеп чыга, шунда төн кунарга кала. Авылдагы бер кеше һәр кич аларга, сәдака итеп, ипи китерә торган була. Ул кичне дә ул, кулына 12 ипи алып, мескеннәр янына килә һәм чират буенча ризык тарата башлый. Араларында утыручы монахка да, мескен дип белеп, ипинең берсен аңа тоттыра. Чират ахырында утыручы мескен өлешсез кала һәм: "Син миңа икмәгемне бирмәдең", - дип зар кылырга тотына. Икмәк таратучы: "Син минем кулымда икмәк күрәсеңме? Сора дусларыңнан, бәлки берәрсенә икене биргәнмендер", - дип әйтә. Барысы да: "Юк", - диләр. Шулвакыт монах, ул икмәкнең аңа эләгүен белеп, ипине мескеннең кулына тоттыра һәм үлеп тә китә. Фәрештәләр үләчүнең бер ягына аның 70 еллык гыйбадәтен, икенче ягына 7 көн гөнаһын салалар. Гыйбадәте җиңелрәк булып чыга. Шулвакыт үлчәүгә теге икмәкне куялар, ул монахның 7 көн кылган гөнаһын баса. Балаларым, икмәк иясенең кыйссасын искә алыгыз.

Һичкем үзенең кылган изгелеге белән масаерга, мактанырга тиеш түгел, чөнки һәр эшнең ахыр нәтиҗәсен бер Аллаһ белә. Әгәр Аллаһ берәүнең каршына кечкенә булып күренгән изгелекне чыгарган икән, бәлки аңа хәзер шул изгелек кирәктер. Юл өстендә яткан ботакны ихлас күңеленнән алып куйганы өчен Аллаһ бер ирне җәннәтле итте. Пәйгамбәребез: "Бер кеше юлдан барганда юл өстендә яткан ботакны күрде һәм кешеләргә зарар китермәсен дип читкә алып куйды. Аллаһ аңа шөкер кылып аның гөнаһларын кичерде".

Икенче хәдистә килгәнчә, бәнү Исраиль халкыннан булган бер хатын-кыз чүлдә кое тирәсендә әйләнеп йөрүче сусаган этне күрә. Хатын-кыз, коедан су күтәреп, этне эчертә һәм аны үлемнән коткара. Аллаһ, ул хатынга рәхмәт йөзеннән, аның гөнаһларын кичерә.

Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл.

Изге айда кем нинди игелек кылырга булдыра - кылсын. Изгелек кылу өчен мөмкинлек һәркемдә дә бар. Әгәр берәүнең изгелек кылырга бөтенләй кодрәтле булмаса, ул кешеләрне үз явызлыгыннан имин кылсын. Бу аның өчен изгелек булыр. Пәйгамбәребез: "Һәр мөселман өстендә сәдака бирү изге бурыч булып тора", - диде. Кешеләр: "Әгәр бирерлеген тапмаса?" - дип сорадылар. Пәйгамбәребез: "Үз хезмәте белән кәсеп итсен, үзенә дә файда китерсен, сәдакасын да бирсен", - диде. Кешеләр: "Әгәр аны да булдыра алмаса?" - диделәр. Пәйгамбәребез: "Хаҗәте төшкәнгә ярдәм итсен", - диде. Кешеләр: "Аны да эшли алмаса?" - дип сорадылар. Пәйгамбәребез: "Кешеләрне яхшылыкка өндәсен", - диде. Кешеләр: "Аны да булдыра алмаса?"- дип дәвам иттеләр. Пәйгамбәребез: "Кешеләргә явызлык кылудан тыелсын, бу аның өчен сәдака булыр",- диде. (Бухари һәм Мөслим риваятьләре).

"Залимнең йокысы гыйбадәттән китәр", - диләр. Чыннан да кайбер кешеләрнең мич башында йоклап ятулары җәмгыять өчен файдалы булырга да мөмкин, чөнки йоклаганда аларның һичкемгә зарарлары тими. Монгол татарлары Багдадка басып кергәч, бик күп кешеләрне кыерсыттылар, күпләрне таладылар. Шул заманда яшәгән бер галим, шәкертләре белән барганда, бөр төркем монголлар тирәсеннән үтә. Тегеләре, җыелышып, аракы эчеп, кәеф-сафа корып утырган була. Гадәттә, нинди генә гөнаһ кылынуны күрсә дә, вәгазьләргә кыю булган остаз аларга бер сүз дә әйтми киткәч, шәкертләр аптырашта калалар. Остаз, аларның гаҗәпләнүләрен күреп: "Алар айнысалар, кеше таларга, кеше җәберләргә тотыналар, шуңа күрә хәмер эчеп, исереп утыруларында зарар әзрәк", - дип әйтә.

Һәркайсыбыз изге айны үзебез өчен изгелек кылу, явызлыклардан тыелу ае итеп игълан итсәк иде. Изге айда гаиләләребезгә, аеруча әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, дусларыбызга һәм гомум кешеләргә карата тагын да миһербанлырак булсак иде. Гөнаһ кылучылар, изге айга хөрмәт йөзеннән, үзләренең яман гадәтләреннән тыелып торсалар иде. Кемдер хәләл икмәк һәм судан ураза тотса, кемдер яшел еланнан тыелып үз якыннарын сөендерсә иде. Рамазан ае һәркем өчен дә изгелек ае булса иде.

Йосыф Дәүләтшин.

Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев