Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Тулы бер ел дәвамында сагынып көтеп алган изге Рамазан ае да килеп җитте. Үзен мөэмин санаучы һәр кеше ошбу Рамазан аен шатланып, шөкер итеп каршылый. Бу айда кешеләргә ачык йөзне кызганмау, мохтаҗларны искә төшерү, ярлыларга шатлык бүләк итү, туганнарыбызның хәлләрен белү, аларны Рамазан ае белән котлау - бик саваплы эшләр.

Кадерле кардәшләрем! Рамазан аеның кадерен белик, вакытларыбызны буш үткәрмик. Рамазан ул - савап сезоны. Рамазанда игелекләр эшләп калмасаң, бик зур ахирәт өлешеннән мәхрүм каласың. Ахирәтнең өлеше ул - җәннәт. Безгә җәннәт өчен бик каты тырышырга кирәк. Чөнки җәннәт бушка бирелми. Аны кәсеп итәргә кирәк. Ничек бу дөньяда йорт яки машина алырга җиңел түгел, шулай ук җәннәтне дә бушка бирмиләр. Нинди генә изге гамәл эшләсәң дә, ул юкка чыкмый. Аллаһы Тәгалә бөтенесен күреп һәм белеп тора, фәрештәләр язып торалар.

Рамазан ае - пакьләнү, гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну ае.

Мөхтәрәм кардәшләр! Рамазан аен заяга үткәреп, үзебезне бөек хәерлелекләрдән мәхрүм калдырмыйк.

Мөнир хәзрәт Борһанов,

Мөслим районы имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X