Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район сессиясе узды

Бүген район мәдәният йортында Мөслим муниципаль район Советының IV чакырылыш XXIV сессиясе узды.


Сессиядә 2022 елда районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары каралды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, Ык буе сайлау округы депутаты Альберт Хабибуллин, Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов, район башлыгы Альберт Хуҗин, район депутатлары, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башка райондашлар катнашты.

Сессия башланганчы, башкалабыз кунаклары "Аргамак" ат спорты мәктәбе эшчәнлеге һәм мәдәният йорты фойесында әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә авыл хуҗалыгында хезмәт куючы эшмәкәрләр, мәгариф, мәдәният, спорт бүлекләре катнашты.

Мөслим муниципаль районы башлыгы, Мөслим муниципаль районы Советы Рәисе Альберт Хуҗин - 2022 елда район эшчәнлегенә анализ ясады, 2023 елга бурычлар турында сөйләде. Сессиядә шулай ук район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов ,"Туган як" агрофирмасы директоры Радик Җиһангиров чыгыш ясадылар.

Васил Шәйхразиев, районы эшчәнлегенә күзәтү ясап, үсеш нокталарын һәм игътибарны арттырасы мәсьәләләрне билгеләп үтте. Мөслим халкының элек-электән дус, бердәм булуына соклануын белдерде. Алга таба да зур уңышлар теләде.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев