Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раил шулай хезмәт итә

Хезмәттәшебез Мөнирәнең төпчек улы Раил безнең күз алдында үсеп буй җитте. Бәләкәйдән бер дә эшсез-шөгыльсез тормады ул. Өйдә әти-әнисенең уң кулы булды: мал-туарын да карашты, ихатадагы бетмәс-төкәнмәс эшләр бәләкәйдән үк аңа да йөкләнде.

Ул гына да түгел, өйдәгеләрне тәмле-тәмле ризыклар да пешереп сыйлады әле. Укыганда ук җәйге каникулларын төрле оешмаларда эшләп үткәрде. Кечкенәдән рәсем ясарга хирыс иде Раил. Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә йөрде. Тынлы уен кораллары бүлегендә дә укыды. Районда нинди генә чара үтсә дә, оркестр белән бик матур чыгыш ясадылар, республика конкурсларында җиңүләр яуладылар. 
Киләчәген сәнгать белән бәйләр, дип юраган идек тә, Яр Чаллыда колледжда укып, төзүче белгечлеге алды Раил. Дипломын кулына алырга да өлгермәде, биленә каеш та буды: 2018 нче елның 27 июнендә Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китте. Раил хәрби хезмәтен Оренбург өлкәсендә үтә. Нык бәдәнле, авырлыклардан курыкмаучы Мөслим егете армиядә дә бик тиз үзен яхшы яктан танытты. Гвардия рядовое Арсланов Раил Илгиз улы хәрби хезмәттәге уңышлары, үрнәк дисциплинасы, хәрби-өйрәнү бурычларын үтәгәндә күрсәткән акыллы инициативасы өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Арслановлар гаиләсе хәрби часть командиры исеменнән Рәхмәт хаты да алды. Анда мондый юллар бар: “Хөрмәтле Илгиз Әбүзәрович һәм Мөнирә Заһитовна! Сезнең улыгыз, туган иленә намус белән һәм лаеклы хезмәт итәчәге турында хәрби ант кабул иткәннән бирле, үзенең хәрби бурычын уңышлы үти, максатчан төстә осталыгын камилләштерә. Хәрби әзерлек нормативларын үтәгәндә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. 
Раил үзен хезмәт сөючән һәм тырыш хәрби хезмәткәр итеп танытты, хезмәт бурычларын үтәгәндә инициативалы булуы белән аерылып тора. Командирларына, өлкән иптәшләренә һәм хезмәттәшләренә хөрмәт белән карый, коллективта абруй казанды. 
Улыгызга матур тәрбия биргәнегез өчен сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез һәм моның белән горурлана аласыз”. 
Мөслим егетләре әнә шулай кайда да үзләрен яхшы яктан гына күрсәтә, уңышлары белән сөендереп тора. Раилгә Ватан алдындагы изге бурычын үтәүдә алга таба да яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек телибез. 

Әлфинур Ногманова. 
Фото – Арслановларның 
гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев