Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Радик Юльякшин: Мәктәптә укытылмаса, яшьләр туган телне ничек саклый алсын?

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстанда - татар, Башкортстанда - башкорт теле мәктәптә укытылырга тиеш, өйдә сөйләшеп кенә туган телне саклап булмый. Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы популяр җырчы Радик Юльякшин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде. "Беренчедән, әлеге заманда, күп яшьләр үз телләреннән оялалар, хәтта компания белән...

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстанда - татар, Башкортстанда - башкорт теле мәктәптә укытылырга тиеш, өйдә сөйләшеп кенә туган телне саклап булмый. Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы популяр җырчы Радик Юльякшин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

"Беренчедән, әлеге заманда, күп яшьләр үз телләреннән оялалар, хәтта компания белән йөргәндә дә гел дә русча сөйләшәләр. Минем уйлавымча, телдән оялырга кирәкми", - диде ул. Җырчы җыр ярдәмендә туган телне популярлаштырырга, яшьләрнең туган телдән оялуына чик куярга була дип саный. Бу юнәлештә уңышлары да бар, диде ул. "Аллага шөкер, хәзерге вакытта бик күп әти-әниләр сәхнәгә менеп: "Радик, рәхмәт җырларың өчен, минем балам сезнең җырларны тыңлап телне өйрәнә башлады", - диләр, аңламаган сүзләрне әти-әниләреннән сорыйлар. Әти-әниләрнең сәхнәгә менеп шулай әйткәч, күңелгә шул хәтле рәхәт була, чөнки безнең өчен яшьләрнең туган телне өйрәнүе һәм телдән оялмавы бик мөһим", - диде ул.

Радик Юльякшин мәктәптә туган телендә укуын билгеләп үтте. "Хәзер мәктәпләрдән туган тел дәресләрен алырга, диләр. Минем уйлавымча, алай кирәкмидер. Татарстанда - татар теле, Башкортстанда башкорт теле мәктәптә укытылырга тиеш. Ул дәресләр булмаса, яшьләр ничек телне саклый? Өйдә генә сөйләшеп булмый", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев