Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәр мөселман белергә тиеш

Коръәндә 25 пәйгамбәрнең исеме бар.

• Безнең илаһыбыз – Аллаһ, Китабыбыз – Коръән, кыйблабыз – Кәгъбә, Пәйгамбәребез – Мөхәммәт галәйһиссәлам. 
• Беренче кеше һәм беренче пәйгамбәр – Адәм галәйһиссәлам. 
• Пәйгамбәребезнең әтисенең исеме – Габдуллаһ, бабасының исеме – Габдулмоталлыйб, әнисенең исеме – Әминә. 
• Пәйгамбәребезнең 50 яшенә кадәр гомер иткән хатынының исеме – Хәдичә. 
• Пәйгамбәребезнең дүрт кызы һәм өч улы булган. Кызлары – Зәйнәп, Рукиййа, Өммегөлсем, Фатыйма. Уллары – Ибраһим, Касыйм, Абдуллаһ. 
• Пәйгамбәребезгә 40 яшендә пәйгамбәрлек килә башлаган. Коръән аңа 23 ел дәвамында иңгән. Ул Мәдинә шәһәрендә 63 яшендә вафат булган. 
• Коръәндә 25 пәйгамбәрнең исеме бар. 
• Пәйгамбәребез 571 нче елда Мәккә шәһәрендә дөньяга килгән. 622 нче елда Мәдинәгә һиҗрәт кылган (күчкән). 632 нче елда Мәдинәдә вафат булган. 
• Аллаһтан кешеләргә тапшырылган тагын өч китап бар: Муса галәйһиссәламгә җибәрелгән – Тәүрат, Дауд галәйһиссәламгә җибәрелгән – Забур, Гайсә галәйһиссәламгә җибәрелгән – Инҗил.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X