Мөслим-информ

Һәр кешенең күңелендә кояш бар

Казанда “Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия конкурсы кысаларында узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең финалында катнаштым. Конкурста алган тәэсирләр уй-кичерешләремне яңартты...

Бу якты дөньяга аваз салгач, әтием мине көчле кулларына алган да югарыга – кояшка таба күтәреп: “Минем кызым киләчәктә укытучы булачак!” – дигән. Белмим, әтием бу сүзләрне әйткәндә, чыннан да, укытучы булуымны теләгәнме яисә зур, белемле кеше булсын дигәнме, әллә инде Кояш җылы, якты нурлары белән мине иркәләп: “Бу бала киләчәктә үзенең җылысын, белемен, көчен үз милләтен тәрбияләүгә, үстерүгә багышларга тиеш,” – дигәнме, төгәл генә әйтеп булмый. Әтием исән булса, миңа карап сөенер һәм горурланыр иде, чөнки мин – укытучы, мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 
Мин, бар нәрсәдә төгәллек һәм тәртип яраткан, мәктәпкә укырга кергәнче үк укый-яза белгән нәни кызчык, әниемә: “Әни, мин үскәч, укытучы булачакмын! Миңа акбур, кара такта, укытучы апамныкы кебек кызыл ручка һәм дәфтәр кирәк!” – дигәнмен. Шул көннән башлап, курчакларымны тезеп утыртып, дәфтәргә көндәлек дәрес планы язып, “укучыларыма” сабак бирә башлаганмын. Ул хәлләрдән соң бик күп еллар узды. Әмма минем эш төрем генә үзгәрмәде. Мин һаман да укучыларыма дәрес бирәм, тик укучыларым гына инде курчаклар түгел, ә белем алырга омтылучы, тырыш, хәрәкәтчән, шаян, җитди, үзсүзле, ягымлы балалар. Ни дәрәҗәдә көч һәм сабырлык таләп иткән һөнәрне сайлавым турында уйладыммы икән соң мин ул вакытта? 
“Һәр кешенең күңелендә Кояш бар. Аны яктыртырга ирек бирергә кирәк,” – дигән Сократ. Бала күңелендәге Кояшны яктыртырга да укытучы ярдәм итәргә тиеш, минемчә. Уйларым мине тагын укытучы булып эшли башлаган елларыма алып кайта. Мин, яшь белгеч, укучыларыма тырышып белем бирәм: теманы аңлатам, шигырьләр ятлатам, татар теленә һәм әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрәм, яңалыклар белән таныштырам. Әмма сизәм: яктырта алмыйм мин ул укучылар күңелендәге Кояшны! Күңел төшенкелегенә бирелеп йөргән вакытта тәҗрибәле хезмәттәшем миңа: “Борчылма, барысы да тәҗрибә белән килә. Биргән белемең, тырышлыгың, киләчәктә, һичшиксез, үзенең җимешләрен бирер!” – диде. 
Чыннан да, ул вакыт җитте. Татар теле һәм әдәбиятыннан дистәдән артык республика олимпиадасы призеры әзерләвем белән мин бүген чиксез горурланам. Мәктәптә, районкүләм чараларда укучыларымның үз ана телләрендә матур итеп шигырь сөйләүләренә карап шатланам. Башка милләт балаларында да татар теленә кызыксыну тудыра алуым һәм аларны саф татарча сөйләшергә өйрәтә алуым белән мактана алам! 
Укучыларымның уңышларына сөенеп, канатланып, мин дә үз осталыгымны сынап карарга булдым. Язмамның башында әйтелгән “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2019” Бөтенроссия бәйгесе дүрт айга якын дәвам итте. Конкурсның муниципаль, зона этапларын уңышлы узып, финалда “Эссе”, “Интернет-ресурс”, “Дәрестән тыш эшчәнлек”, “Ачык дәрес”, “Мастер-класс”, “Педагогик проект”, “Педагогик киңәшмә” турларында мәртәбәле жюри алдында һөнәри осталыгымны күрсәтеп, “Милли традицияләрне саклаучы” номинациясендә җиңүгә ирештем. Әлеге бәйгедә катнашу бик күп көч һәм вакыт таләп итсә дә, анда алган яңалыклар һәм тәҗрибә тагын да тырышып эшләргә, югарырак нәтиҗәләргә ирешергә, зур максатларга омтылырга бер этәргеч булды. Район мәгариф бүлеге, Мөслим лицее коллективы, хезмәттәшләрем, гаиләмнең ныклы терәген һәм ярдәмен тою үземдә ышаныч арттырды. 
Атаклы педагог К. Д. Ушинский: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дип язган. Мин дә заман сулышын тоеп, яңа технологияләрне үзләштереп, төрле яңа алымнарны эш тәҗрибәмдә кулланып, укучыларымны аң-белемле итү өчен бар көчемне куям. Араларында укытучы һөнәрен сайлаучылар булуы да мине куандыра. Классымда иң сәләтле егетләрнең берсе булган Аяз Бәдретдинов – бүгенге көндә минем коллегам. Тойгелде төп мәктәбенең химия укытучысы Аяз Камил улы “Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия бәйгесенең “Педагогиканың киләчәге” номинациясендә җиңү яулады! Ания Митрофанова (Бәдретдинова) – “Ел сыйныф җитәкчесе-2019” республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе. Укытучы өчен бу горурлык түгелме?! Яхшылык, әдәплелек, изгелек, кешелеклелек, сафлык, гаделлек, мәрхәмәтлелек, сабырлык, яңалыкка омтылу кебек күркәм сыйфатларны күрәм мин укучыларымда. Димәк, мин аларга күңелемдәге җылылыкны бирә алганмын.

Яктырта алганмын мин алар күңелендәге Кояшны! 
Үз улым һәм кызымның, минем эшемне дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлаулары, Ания, Аяз кебек яшь мөгаллимнәр булуы киләчәккә ышаныч тудыра. Киләчәгебез дә Кояш кебек озын гомерле, якты, җылы булсын иде! 
Алсу Латыйпова, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 
Фото – лицей архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: