Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин яңа технологияне төш бомбасыннан хәтәррәк дип атый

Путин фикеренчә, якын киләчәктә кешелеккә үсеш һәм яшәеш өчен бик катлаучы чор күзаллана, дип яза "Татар-информ". Озакламый кешеләрне бирелгән характеристикалар буенча программалаштыра башлыйлар, - дип җиткергән ил башлыгы Владимир Путин Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда. Президент әлеге күренешнең төш бомбасыннан хәтәррәк булачагын атаган. Бу хакта "Известия"...

Путин фикеренчә, якын киләчәктә кешелеккә үсеш һәм яшәеш өчен бик катлаучы чор күзаллана, дип яза "Татар-информ".

Озакламый кешеләрне бирелгән характеристикалар буенча программалаштыра башлыйлар, - дип җиткергән ил башлыгы Владимир Путин Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда.

Президент әлеге күренешнең төш бомбасыннан хәтәррәк булачагын атаган. Бу хакта "Известия" яза.

Программалаштыру нәтиҗәсендә, кеше гениаль математик, гениаль музыкант, хәрби дә булырга мөмкин - әлеге кеше куркусыз, кызганусыз һәм авыртуларсыз сугыша алачак, дип белдергән.

Путин фикеренчә, якын киләчәктә кешелеккә үсеш һәм яшәеш өчен бик катлаучы чор күзаллана һәм бу, аның әйтүенчә, төш бомбасыннан хәтәррәк булырга мөмкин.

Шул ук вакытта Россия лидеры яңа технологияләр үсешенә каршы түгел. Ул прогресс кешелекне юкка чыгармас өчен әхлак принциплары белән бергә барырга тиеш, дип саный

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев