Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Россиядә экологик мониторингның бердәм системасын булдырырга кушты

2021 елга товар һәм төргәк җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утилизацияләү буенча чыгымнарны түләргә тиеш.

Россиядә экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Без һава сыйфатына мониторинг ясый торган система эшләргә һәм аны кулланылышка кертергә тиеш. Киләчәктә мондый контрольне бөтен илгә таратырга кирәк. Һаваны гына түгел, ә су һәм туфракны контрольдә тота торган булырга тиеш. Экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк», — диде РФ Президенты.

Ул чүплекләргә ташлана торган калдыкларның күләмен киметергә, шулай ук чүп-чарны аралап җыюны булдырырга кирәк диде.

«Тулаем алганда йомык боҗра циклындагы икътисадка күчү һәм инде 2021 елдан ук җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы дигән механизмны куллана башларга кирәк», — диде Владимир Путин.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама