Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен бирәчәк

Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү» оештыру комитетының Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү чыганагы булган Россиянең 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы тәкъдимен хуплады.

 «Минем фикеремчә, берьюлы 20 шәһәргә „Хезмәт батырлыгы шәһәре“ дигән мактаулы исем бирү тәкъдимен тормышка ашыруга берни дә комачауламый. Монда аргументлар ачык һәм федераль закон тәртибенә һәм критерийларына тулысынча туры килә. Хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештергәннәре өчен бу шәһәрләрнең предприятиеләре берничә тапкыр дәүләт оборона комитеты орденнары яки кызыл байракларына лаек булды. Шәхси батырлык, халыкның хезмәт батырлыгының күп санлы фактлары документаль рәвештә расланган", - диде Путин.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» исемен бирү өчен барлык кирәкле документларны якын арада имзаларга кирәк.

Оештыру комитеты утырышында хәбәр ителгәнчә, сугыш елларында Казан фән һәм сәнәгатьне берләштерү үзәгенә әйләнде. Ул елларда бөтен дөньяда аналоглары булмаган Пе-8 бомбардировщигын чыгару моның ачык дәлиле булып тора.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/02-07-2020/putin-prisvoit-kazani-zvanie-goroda-trudovoy-doblesti-5753952

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев