Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләштерергә тәкъдим итә

Планны тормышка ашыруда беренче адым - хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумының 85 процентына кадәр күтәрү.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 2019 елның 1 гыйнарыннан Россиядә хезмәт хакының минималь күләме яшәү минимумына тигезләшергә мөмкин. Әлеге тәкъдимне дәүләт башлыгы Владимир Путин Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә җиткергән, дип яза "Российская газета".

Президент сүзләренчә, бу планны тормышка ашыруда беренче адым - хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумының 85 процентына кадәр күтәрү.

"2018 елның 1 гыйнварына кадәр эшкә сәләтле халыкның хезмәт хакы минималь күләмен яшәү минимумының 71-72 процентыннан 85 процентка хәтле күтәрергә тәкъдим итәм. 2019 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә кирәк", - дип белдергән Россия Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев