Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайтырга кушты

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль җыелышына Еллык юлламасында хәбәр итте.

Ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтылачак, ә беренче балалары туган гаиләләр ярдәмгә исәп тота алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында хәбәр итте.

Ул шулай ук ана капиталын 150 мең сумга арттырырга тәкъдим итте. Бу өстәмә акчаларга гаилә икенче бала туган өчен хокук алачак. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 мең сумга җитәчәк һәм киләчәктә ел саен индексацияләнәчәк.

2019 елда Татарстан Пенсия фонды ана капиталына 15 меңнән артык дәүләт сертификаты бирде. Татарстанлылар бу акчаларны ешрак торак шартларын яхшыртуга тота — республикада 225 гаилә әнә шулай акча белән файдаланган. Программа гамәлдә булган вакытта 85 млрд. сум тирәсе ана капиталы акчасы түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев