Мөслим-информ

Псориаз

Псориаз – катлаулы генетик, хроник авыру.

Ул кешенең яшәү сыйфатына тискәре йогынты ясый. Псориаз белән авыручыларның төгәл санын әйтеп булмый. Чөнки күпләр, авырулары турында белгертергә теләмичә, табибларга күренми, түләүле хастаханәләрдә дәваланучылар да күп. Авыручылар арсында зурлар гына түгел, 20-30 яшьлекләр дә бар. Әлеге авыру йогышлы түгел. 

Башка авырулар кебек псориазны алдан кисәтеп булмый диярлек. Ул күп очракта нәселдән дә күчә. Авыру иммун системасы какшау, төрле авырулар, стресс нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин. 

Псориаз вакытында тәнгә алсу-кызгылт төстә тимгелләр чыга, тире купшаклана. Бу билгеләр кулларда, аякта, башта да күзәтелергә мөмкин. Аның аерым төре тезләрдә һәм терсәкләрдә барлыкка килә. Авыру эчке органнарга да зыян сала. Псориаз артриты вакытында буыннар ялкынсына. Тән тиресенең 10 проценты җәрәхәтләнгәндә псориаз катлауланган була. Кызыл тап белән капланган урыннарда авырту барлыкка килә, хәрәкәтләнгәндә буыннар сызлый. 
Псориазны үзлектән дәваларга һич тә ярамый. Авыруның беренче билгеләре күзәтелгәндә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Псориаз вакытында дөрес туклануга игътибар итәргә киңәш ителә. Тозлы, борычлы ризыклар, суган, сарымсакны чикләргә кирәк. Кыздырган, ысланган ит, бал, шоколад та файдага түгел. Кызыл төстәге яшелчәләр, җиләк-җимешләрне саклык белән кулланырга кирәк. 
Вакытында куелган диагноз һәм тиешле дәвалау курсы псориаз авыруын чигенергә мәҗбүр итә. Авыруның хәле җиңеләя, псориаз билгеләре кими. Авыру тынычлап калгандай була. Әмма күпмедер вакыттан соң псориазның билгеләре тагын күзәтелә, кеше тагын җәфалана башлый. Шуңа күрә псориаз авыруын дәвалауда табиб биргән күрсәтмәләрне төгәл үтәргә кирәк. 

Илгиз Латыйпов, район үзәк хастаханәсенең дерматовенерологы.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: