Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прокуратура дәүләт гаепләвен яклады

Суд 22 яшьлек егеткә 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Район прокуратурасы 22 һәм 51 яшьлек ике ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Алар икесе дә РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) гаепләнә. 
2019 елның гыйнвар аенда икесенең дә машиналарын хокук саклаучылар туктата.  Документларын тикшергәндә боларның икесенең дә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен административ җаваплылыкка инде тартылган булуы ачыклана. Икесе дә гаепләрен таный. Суд 22 яшьлек егеткә 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. 51 яшьлек ир-егет 2 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 1 ел да 6 айга хөкем ителде. Моннан тыш ул 3 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм калды. Карар үз көченә кермәде.
Район прокуратурасы.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X