Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала хокуклары – үзәктә

Район хакимиятенең актлар залында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте.

Район хакимиятенең актлар залында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Анда Район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, комиссия членнары катнашты. Утырышның көн тәртибенә тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләрдәге балаларның яшәү шартлары, аларның хокукларын яклауны көчәйтүгә юнәлдерелгән чаралар, әлеге категориягә үткәрелгән медицина каравы үткәрү мәсьәләләре куелган иде. Шулай ук гаиләләргә тәрбиягә һәм опекага бирелгән балалар өчен алимент түләүләрен эзләп алуның торышына, социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләрне ачыклау һәм тернәкләндерүдә профилактика субъектларының эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. “Безгә һәр бала кадерле. Проблема гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче балалар мәктәп, авыл җирлекләре, участок инспекторлары һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булырга тиеш”, диелде утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев