Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиягә китә егетләр! Фоторепортаж

Хәрби хезмәткә чакырылучы көне, традиция буларак, егетләрне хәрби хезмәткә озата башлагач үткәрелә.

Бүген, 29 октябрь көнне, “Мизгел” яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте. Егетләргә һәм аларның әти-әниләренә җылы теләкләрен һәм фатыйхаларын җиткерүчеләр бу елны дә күп булды. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Халыклар ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, әфган сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннары егетләргә, Мөслим исеменә тап төшермичә, намус белән хезмәт итүләрен теләделәр. Совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан районыбызның әфганчыларына, локаль сугыш ветераннарына истәлек медальләре тапшырылды. Чара ахырында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексындагы мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Фото – "Мизгел" яшьләр үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев