Мөслим-информ

Приют кирәкме?

Район газетасында Вадим Миннебаевның иясез песи, этләр турындагы язмасын укыган идем. Имеш, кибетләр, балалар бакчалары тирәсендә йөргән мондый хайваннарны беркем дә күрми яисә күрергә теләми, бар да битараф, каты күңелле, хәтта рәхимсез дә; ярдәмгә мохтаҗ хайваннар салкыннан һәм ачлыктан күз алдыбызда үлә

Автор һәрбер хуҗалыктагы эт-песиләрнең хисабын булдырып, хуҗаларына малларын карамаган өчен штрафлар салырга да, бер елның үзара салым акчасына караучысыз калган эт-песиләр өчен приют булдырырга да куша. Аның фикеренчә, бу проблема белән җәмәгать оешмалары, волонтерлар шөгыльләнергә тиеш. Шушындыйрак эчтәлектәге язманы газетада элегрәк тә укыган идем. Бу мәсьәлә шушы кадәр аянычлымы икән соң?
Берчак Мөслимнең Пушкин урамындагы “Нурлы” кибете ишеге төбендә бәләкәй генә бер этне күрдем. “Әнчек ачтыр”, дип уйлап, кибеттән өчпочмак сатып алып, эт алдына куйдым. Ә ул хуҗасын көтеп утырган икән: кибеттән бер ханым чыкты да маэмаем, өчпочмакны иснәп тә карамыйча, аңа ияреп китеп барды. Элекке елларда чынлап та Мөслим урамнарында иясез дә, ияле дә этләр күп була иде. Менә бер ун еллардыр, урамнарда этләр бик сирәк күренә. Хуҗалары аларны чыгармыйлар. Шулай да узган елларда “хаски” токымлы бик матур эт тугызынчы кибет тирәсендәге урамнарда еш күренә иде, быел ул да юк. Монысы инде – авыл кешесенең ихатасын саклый торган гына токым түгел, котып якларындагы халыклар җигеп йөри торган эт. Бездәге йөк аты кебек, ул як халыкларының “йөк эте”. Бик матур, сөйкемле көчекләренә кызыгып, шәһәр халкы аны фатирда асрарга ала. Тик җигеп, йөк ташырга махсус чыгарылган этнең җегәре шәһәр фатирына сыймый, хуҗалары өйдә юкта, тыеп торучы булмагач, алар фатирның астын өскә китереп уйныйлар, чабалар. Аннары инде эт иркенләп чабарга авылга китә. Бик сөйкемле, тыныч холыклы эт. Анда явызлык юк, кешегә тими. Кышын – чана, җәен бәләкәй арба тагып, балаларны йөртергә, йөкләр ташырга ярый. Авыл баласына бик яхшы иптәш.
Әйтер идем, кешеләр хайваннарга карата битараф та, каты күңелле, рәхимсез дә түгел. Минем бер танышымның гаиләсендә 8 песи тәрбияләнә. Үзе бер приют. Күбесе шәһәр хуҗаларыннан арткан. Икенче танышымда 7 песи. Ярый кибетләрдә ит, ризык проблемалары юк хәзер. Тик бик кыйммәт тә, мәшәкатьле дә бит аларны асрау. Ризыгын сатып ал, чирләсә, ветеринарга алып бар, паразитлардан дәвала – бары да акча. Мөслимнең хәллерәк кайбер кешеләре ишегалды, гараж тирәләрендә песиләр өчен җылытылган махсус торак ясыйлар. Тик күпләрнең андый мөмкинлеге юк, песиләр өйдә яши. Ярый көне-төне өйдә ятмыйлар. Аларның баш санын алу да мөмкин түгел. Песи – үз иркендә, үз юлында йөри торган хайван. Аны бәйләп тотып булмый. Шуңа урамнда биләм сарган, яисә кибет тирәсе ташларында кояшта җылынып яткан песиләргә гаҗәпләнергә кирәк түгел.
Татар баласында кечкенәдән песиләргә карата хөрмәт тәрбияләргә тырыштылар. Бу пәйгамбәрләр тарихы белән бәйле. Олылар сөйләвенчә, дөньяны су басып, Нух галәйһиссәләм көймәсендә җир хайваннары исән калгач, көймәгә эләккән тычкан көймәнең төбен тишә, көймәгә су тибә башлый. Шул чакта бу тишекне песи үзенең койрыгы белән томалаган, су керми башлаган. Мондый кыйссаларны тыңлап үскән бала хайванны рәнҗетмәс. Кеше таш бәгырьле түгел, беркайчан да этләрнең, песиләрнең үзенең күз алдында ачлыктан, салкыннан үлүенә юл куймас. Мин андый хәлне белмим.
Авылыбызда песиләр, чынлап та, бик күп, тик матур, шаян песи балалары күренми. Моның сәбәбе бар. Күбебез хәзер үзебезнең җирдә туып-үскән түгел, шәһәрләрдән кайтарып ташланган песиләрне асрыйбыз. Шәһәр кешесе, песи баласын асрауга алу белән, анасын стерильләштерә, атасын печтерә. Аннары бераз асрый да, туйгач, авылга кайтарып ата. Узган җәй үземнең гаражыма шундый ата һәм ана ике песи ияләште. Матурлар үзләре, акыллылар. Ничек шуларны куып чыгарасың? Җылы урыннар әзерләп бирдек, җылы ашлар пешердек, кибеттән тавык муенын ташып кына торабыз. Ач булмадылар, кыш җылы булгач, туңмадылар да. Аңа кадәр Чаллыдан туганнарыбызның Төрек ваны токымлы ап-ак песиен кайтарганнар иде, Әлмәттән бик матур җирән песи кайтты. Анысы – “бродяга”: теләсә кемгә кунакка йөри. Берсе дә токым бирергә сәләтле түгел. Аннары Чаллыдан Померанц шпицы токымлы бәләкәй эт кайтты. Төннәрен алар янына ишек төбенә ашарга эзләп керпеләр килә. Алар янына сугышырга күрше-тирәдән сәламәт ата мәчеләр керә. Шулай итеп, теләсәң-теләмәсәң дә үзең –  “волонтер”га, ихатаң хайваннар приютына әйләнә.
Приютларны оештыру җиңел эш түгел. Аның өчен иң беренче – оештыручы кешеләр, аннары акча кирәк. Әлеге һәм башка язмаларның авторлары приютны оештырырга алынамы соң, бирәме соң аның өчен акчасын? Приют өчен җир кишәрлеген табарга, аны рәсмиләштерү өчен күпме чабарга кирәк?! Хайваннар приюты оештыруның авырлыгын сөйләп бетермәле түгел. Ни өчен язма авторлары алынмаган эшкә кемдер башка кеше алынырга тиеш дип уйлыйсыз соң сез? Әле бер язмада да: “Әйдәгез, эшлибез”, дигән сүзләр күрмәдем. Өндәү җиңел, эшләргә дә кирәк бит.

Разия Гыйлаҗина.
Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: