Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Прививка ясатасыңмы?

Медицина күрсәтмәләре буенча бала бөтен яктан да сәламәт икән, аның организмы вакцина кабул итәргә әзер дигән сүз.

Сабыйларга вакцина ясату мәсьәләсе хәзер кабыргасы белән килеп баса. Күп кенә әти-әниләр аны ясатуга каршы. Ә аны ясатмау күп очракта бала өчен аянычлы да тәмамланырга мөмкин. Район педиатры Резеда Мөҗипова белән әңгәмә вакытында без күп кенә сорауларга ачыклык керттек. 
– Резеда Әнәсовна, балаларга прививка ясату кирәкме? Күп кенә әти-әниләр балаларына вакцина ясатудан баш тарта. 
– Әйе, 1998 елдан яңа закон нигезендә әти-әниләр балаларына прививка ясатуны үзләре сайлый ала. Шул вакыттан бу процедураның бигрәк тә яшь организм өчен мөһимлеген ахыргача аңламаганнар арасында аннан баш тартучылар да барлыкка килде. Моны төрлечә аңлаталар. Әти-әнинең күбесе вакцина балага зыян сала, дип курка. 
Русиядә профилактик прививкалар календаре бар. Әлеге схемада кешегә билгеле бер яшендә хәвефле йогышлы авырулардан саклый торган мотлак ясалырга тиешле ун төрле прививка исәпләнә. Алар арасында В гепатиты, туберкулез, дифтерия, столбняк, кызамык, паротит, полиомиелит һәм гриппка каршы вакциналар бар. 
– Прививка ясауның төп максаты нәрсәдә соң? 
– Авыруга каршы иммунитет булдыруда. Нәтиҗәдә организмда теге яки бу авыруга каршы ак кан тәнчекләре ярала. Алар микробларны юк итә яисә көчсезләндерә. Хәзерге вакытта төрле авырулары булган балаларга ясый торган яңа төр вакциналар чыгарылды. Даими прививкалар ясау нәтиҗәсендә элек бик куркыныч булып саналган чәчәк авыруы тулысынча юк ителде дияргә була. Ә кызамык, дифтерия, коклюш, столбняк белән авыру очраклары күпкә азайды. Ләкин әле тынычланырга иртәрәк. Чөнки ата-аналарның балаларына прививка ясатудан баш тартуы нәтиҗәсендә бу авырулар яңадан көчәеп китәргә мөмкин. 
– Резеда Әнәсовна, прививка ясатмау ни дәрәҗәдә куркыныч белән яный? 
– Медицина күрсәтмәләре буенча бала бөтен яктан да сәламәт икән, аның организмы вакцина кабул итәргә әзер дигән сүз. Прививка ясамаган сабыйга вируслы йогышлы авыру эләксә, бу аяныч тәмамланырга мөмкин. БЦЖ хакында гына әйтеп үтәсем килә. Әлеге вакцина туберкулезга каршы эшләнә. Кызганычка каршы, хәзер Кох таякчыкларын йоктырып, дәваланмыйча, аны таратып йөрүчеләр бар. Ә ул таякчык иммунлаштырылмаган балага эләксә, нәрсә була? Кечкенә организм үзе генә аңа каршы тора алмаячак. Шуңа күрә баланың иммунитеты тизрәк өлгерсен өчен вакцинаны иртәрәк ясатырга кирәк. 
– Вакциналар сыйфат ягыннан ни дәрәҗәдә куркыныч түгел? 
– Русиядә эшләнгәненнән тыш, вакциналар чит илдән махсус тикшерү үткән фирмалардан кайтарыла. Аларның берсе дә начар түгел, вакцина кертелгәч, организм һәр икесенә дә бер үк төрле реакция бирә. Сабый җиңелчә авырып ала икән, куркырга кирәкми, ул шулай тиеш, авырганнан соң иммунитет барлыкка килә. Бу очракта балага күбрәк ятып торырга, күп итеп су эчерергә кирәк. Мунча керү, физик күнегүләр ясауны бер атнага кичектереп торырга киңәш ителә. 
– Прививка ясамаган сабыйга вируслы йогышлы авыру эләксә, бу аяныч тәмамланырга мөмкин, диләр... 
– Полиомиелит дигән вируслы инфекция эләктергән баланы паралич сугуы, баш миенә зәгыйфьлек килүе, соңыннан аның үлемгә дучар булуы бар. Вакциналы була торып та, балага инфекция эләгергә мөмкин. Бу очракта бала авыруны җиңәчәк. 
– Әти-әниләр балаларның прививкадан соң кәефсезләнүен, аларның тән температурасы күтәрелүен әйтә. Аларны бер яшькә кадәр балага прививкаларның күпләп ясалуы да куркыта бит әле. 
– Чөнки бер ел эчендә, туберкулездан башлап, кызамык, кызылча, паротит һәм өч тапкыр АКДС (дифтерия, коклюш, столбняк авыруларына каршы) ясала. Әйтик, ата-ана прививкадан баш тартты, ди... Җәйге ялда алар чит илгә чыгарга булды. Бала аннан авыру ияртеп алып кайта, ә безнең табиблар аны ничек дәваларга белми аптырый. 
– Прививкадан баш тартуның тагын бер сәбәбен дин белән дә бәйлиләр. 
– Авыруны Аллаһы Тәгалә бирүче дә, алучы да, диләр. Пәйгамбәребез: “Табиб булмаган җирдә яшәмәгез”, – дигән. Авыруларны дәвалау һәм кисәтү мәсьәләсендә без Аллаһка тәвәккәллибез, әмма табибларга мөрәҗәгать итәбез. Хәдистә әйтелгәнчә, “Аллаһка тәвәккәллә, әмма дөяңне бәйләп куй”. Дин белән медицина һәрвакыт янәшә барды, Исламның прививкаларга карата бер кысылышы да юк. 
Табиблар әйтүенчә, дин бик нык алга киткән, барысы да Коръән

  •  

    кушканча яшәргә тырышкан Согуд Гарәбстанына хаҗга барырга җыенучылар тәүдә прививка карталарын тәртипкә китерә. Гарәп иле хөкүмәте менингит һәм тагын берничә йогышлы авырудан прививка булуны мәҗбүри дип саный. Димәк, алар да вакциналануның җәмгыять өчен кирәкле булуын аңлый. 
    Нәтиҗә ясау үзебездән торса да, тискәре һәм уңай якларны үлчәүгә салып, табиблар сүзен тыңлау кирәк. Авырсак, алар каршына барасы. 

    Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев