Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Президент белән бергә” исемле иҗтимагый хәрәкәт төзелде

13 апрель көнне Казандагы "Корстон" үзәгендә "Без булдырабыз! Без бергә!" форумы узды. Анда республика районнары һәм шәһәрләреннән 40тан артык иҗтимагый оешмадан 300гә якын вәкил чакырылды. Форумда безнең районнан яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, "Форпост" берләшмәсе җитәкчесе Илнур Сабиров һәм "Искра" активистлар хәрәкәте лидеры Алсу Хафизова катнашты....

- Илнур, әлеге форум нинди максатны күздә тотты һәм анда нинди мәсьәләләр күтәрелде?

- Агымдагы елның 4 мартында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республикада тынычлык һәм тотрыклылыкны тәэмин итү өчен татарстанлыларны берләшергә чакырып, мөрәҗәгать белән чыккан иде. "Без бергә булганда гына республиканы үстерү, камилләштерүдә аеруча зур уңышларга ирешә алачакбыз", - дип белдерде республика башлыгы. Яшьләр берләшмәләре бу чакыруга бердәм кушылды. Форумны ачу тантанасында ТР Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев республиканың якты киләчәге, илдәге лидерлык позициясен саклап калу һәм милләтләр арасындагы дуслык хакына берләшергә чакырып, мөрәҗәгать итте. Форумда катнашучылар аның чакыруын хупладылар. Һәм шул нигездә "Президент белән бергә" исемле иҗтимагый хәрәкәт төзелде.

- Әлеге иҗтимагый хәрәкәтне барлыкка китерүнең максаты нидә? Ул ниләр белән шөгыльләнәчәк?

- Республикада моңа кадәр эшләп килгән һәрбер иҗитмагый берләшмәнең озак еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе, үз стратегиясе бар иде. Моңа кадәр алар аерым-аерым яшәде. Бүген инде аларның берләшүе мөһим. Юкка гына "Бергәлектә - көч" димәгәннәр бит. Без һәм бөтен татарстанлылар Президентыбызның республиканың социаль-икътисадый үсешен күздә тоткан программаларын һәм һәр яңа башлангычын хупларга, алай гына да түгел, аларны тормышка ашыруда турыдан-туры ярдәм дә итәргә тиеш. Ә безнең ярдәм нәрсәдә чагылачак дигәндә, без үзебезнең шәхси катнашуыбыз белән мөһим башлангычларны тормышка ашырырга әзер булган яшьләрне тәрбияләргә һәм берләштерергә тиеш. Чөнки яшьләр - илнең киләчәге. Әгәр без республикабыз алып барган сәясәткә, аның киләчәк язмышына битараф икән, иртәгә безнең үзебезгә үк авырга туры киләчәк. Шуңа күрә яшьләр креатив фикер йөртергә, төрле идеяләр белән янарга тиеш. Әлеге идеяләрне "Президент белән бергә" исемле иҗтимагый хәрәкәт Президент командасына илтеп җиткерергә тиеш. Без үсешкә йөз тоткан башлангычлар өчен тавыш бирәчәкбез. Шул ук вакытта иҗтимагый хәрәкәт аша халыкка Президент тарафыннан билгеләнгән өстенлекле бурыч һәм инициативалар турында җиткереп тору бурычы куелды. Форум кысаларында өч тематик секция эшләде. Мин үзем "Стратегия 2030" мәйданчыгында республиканың алга таба ни рәвешле камилләшәчәген билгеләү буенча фикер алышуда катнаштым. Интернет челтәрендәге # "Добро" билгесендә үз җирлегездәге игелекле гамәлләрне язып, кертеп барырга дигән фикергә килдек. "Татарстан: эшлә, укы, уртаклаш, үзгәр!" дип аталган секциядә исә "Яхшы эшләр башкару - файдалы гадәт" дип аталган махсус проект турында үзара фикер алыштылар. "Иҗтимагый киңлекне үстерү" секциясе вәкилләре республиканы үстерүнең креатив юллары турында сөйләште.

- Илнур, синең әлеге мөһим форумга делегат итеп сайлануың да юкка түгелдер, чөнки син бик күп яңа идеяләр, проектлар авторы буларак билгеле.

- Әйе, мин ТР Дәүләт Советының яшьләр иҗтимагый палатасы члены буларак та чакырылдым. Республика парламентында яшьләргә кагылышлы законнар кабул ителгәндә, законнарга үзгәрешләр кертелгәндә без үзебезнең фикерләрне әйтәбез. Дәүләт Советының спорт һәм сәламәт тормыш алып бару комиссиясендә эшләүче буларак та төрле иницативалар белән чыгарга туры килә. ТР Яшьләр белән эшләү спорт һәм туризм министрлыгында, Мәдәният министрлыгында шактый гына проектлар якларга өлгердем. Җиңеп бүләкләр дә алдым, грантлар да оттым. Грантларны, билгеле инде, шул үзем яклаган идеяләрне тормышка ашыру өчен файдаланам. Форумда катнашкан Алсу Хафизова да бик инициативалы, әле бу көннәрдә бик тә мөһим проект яклап йөри. Ул инвалид балаларны фотога төшерү серләренә өйрәтүне күздә тота.

- Райондагы яшьләр тормышыннан канәгатьме син? Егет-кызларга нинди теләкләрең бар?

- Соңгы ике елда район яшьләр тормышында уңай динамика күзәтелә. Чөнки җирлектә аларны актив тормышка тарту юнәлешендә күп эшләнә. Узган ел авыл җирлекләрендә Яшьләр советлары төзелү дә алар арасында җанлану барлыкка китерде. Егет-кызларыбыз тәмәкегә, сыра шешәсенә багынып яшәүнең файдасы булмавын аңлый баралар. Яшьләр оешмаларына тартылучылар арта. Безнең "Форпост" берләшмәсендә өч ел элек 200дән артык кеше шөгыльләнгән булса, хәзер 400гә якынлашып киләбез. Шунысы сөендерә: яшьләр арасында иҗади фикерләүчеләр, креатив идеяләр белән янучылар артканнан-арта. "Мөслимдә үсәр өчен бернинди мөмкинлек тә юк", - диючеләрне аңламыйбыз. Беренче чиратта актив булырга, туган җиреңне яратырга, аның патриоты булырга кирәк. Безне бүген уртак мөһим идея берләштерергә тиеш: ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, республиканы алга таба үстерү өчен безнең бер йодрык булып туплануыбыз, берләшүебез кирәк. Бүгенге авыр икътисадый вәзгыять чорында моның әһәмияте тагын да арта.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев