Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пәрдәләрне ничек юарга (25 киңәш)

Пәрдәләр - теләсә кайсы йорт, фатир, бүлмәнең аерылгысыз бизәге. Бүген кибетләрдә пәрдәләрнең бихисап күп төрләре бар: классик, австрия, француз, роман, лондон, итальян, кисешкән, ком сәгате, япон һ.б. Әмма кайсы гына булмасын, аларның барысын да чистартып торырга кирәк. Бу эшне өй шартларында башкару өчен сезгә 25 файдалы киңәш тәкъдим итәбез. Чөнки...


1. Суга салганчы, иң беренче эш итеп, пәрдәләрне яхшылап кагырга кирәк (моның өчен урам яки балконга чыксагыз яхшырак);


2. Юар алдыннан, пәрдәләрне, һичшиксез, чиста яки порошоклы суга салып торырга кирәк (кайвакытта суны ике яисә хәтта өчәр тапкыр алыштырырга да туры килергә мөмкин, бу пәрдәләрнең ни дәрәҗәдә пычрануыннан тора);


3. Кер юу порошогы кабындагы рекомендация матурлык өчен язылмаган - эшне башлар алдыннан аны укып, чистарту чарасын дөрес кулланырга кирәк;


4. Юар алдыннан тукыманың этикеткасын укырга онытмагыз. Җитештерүче дә файдалы мәгълүмат тәкъдим итә;


5. Пәрдәләрне башка киемнәр белән бергә юарга ярамый (һәм хәтта төрле тукымадан булган пәрдәләрне дә бергә салып юарга ярамый);


6. Юып бетергәч, пәрдәләрне яхшылап чайкау мөһим. Югыйсә кояш нурлары астында порошок калдыклары, тукыма белән реакциягә кереп, ямьсез таплар барлыкка китерәчәк. Автомат машина белән юганда, өстәмә чайкау режимын кулланырга мөмкин;


7. Юып бетергәч, пәрдәне кул белән җиңелчә генә сыгарга, суның агып беткәнен көтәргә;


8. Ясалма яки кушылма (табигый һәм синтетик сүсләрне кушып ясалган) тукымалардан торган, блэкаут дип аталучы һәм мамык пәрдәләрне кер юу машинасында юарга да ярый;


9. Юар алдыннан тапларны аерым чистартырга кирәк. Моның өчен һәр тукыманың үз чарасы бар. Автомат машинада юарга ярамый торган пәрдәләрне башта тузан суырткыч белән чистартып карарга мөмкин. Щетка яки өс киеменнән тузан җыя торган валикны кулланырга да ярый;


10. Майлы таплар белән көрәштә чистарту сыекчасы салынган җылы су ярдәмгә килер. Поролон губканы башта порошоклы суда юешләтеп тапка сыларга, аннары чиста суга манып, күбекләрне юып төшерергә кирәк. Ахырдан юеш тапны фен белән киптерергә. Әгәр дә киптергәннән соң тукыма бераз үз формасын югалтса, шул җирне пар белән үтүкләргә;


11. Кер юу машинасының барабанына суны яртылаш кына тутырсагыз яхшырак. Бу юу процессын хасиятлерәк, ә чайкау һәм сыгуны җиңелрәк башкарырга мөмкинлек бирәчәк;


12. Пәрдәләрне таратып, кояш нурлары туры төшмәгән җирдә киптерү отышлы;


13. Каты ламбрекеннарны юарга ярамый! Аларны тузан суырткыч ярдәмендә чистарту - кыска вакытка булса да, ярап тора. Ул да ярдәм итмәсә, парлау функциясе булган үтүк ярдәмгә килер;


14. Сүз уңаеннан, парчаларны да юарга киңәш ителми;


15. Рулонлы пәрдәләр дә сусыз, коры чистартуга гына мохтаҗ;


16. Кәрнизләрне дә сөртеп, чистартып тору мөһим;


17. Җеп формасындагы пәрдәләрне машинага салып юганчы, тар тасма белән бәйләргә яисә үрергә кирәк (мондый пәрдәләрне нәзакәтле (деликатный) режимда юалар);


18. Тафта, органза, ефәк һәм атлас пәрдәләрне башта салкын суда чылатып, тузаныннан арындырырга кирәк. Суны берничә тапкыр алыштырырга да туры килергә мөмкин. Машинада юып, юка тукыманы бозам дип курыксагыз, 30 градустан та кайнар булмаган суда кул белән юыгыз. Машинагызда нәзакәтле режим булса, автомат сыгу функциясен сүндереп, анда юсагыз да була;


19. Киҗе-мамык тюль тора-бара саргайса, аны башта 1 аш кашыгы нашатырь һәм 2 аш кашыгы 3 процентлы водород перекисе кушылган кайнар суда чылатырга кирәк. Шуннан соң чиста суда чайкап алып, элеп кую җитә. Шулай ук юганчы тозлы суда тотсагыз да, тюльләрнең аклыгы кайтыр (бер литр суга 1 аш кашыгы тоз);


20. Нәфис ефәк пәрдәләрне кул белән юсагыз яхшырак. Каты басып яки ышкып юарга ярамый. Киптергәндә дә тигез кояшсыз җиргә куеп киптерергә кирәк;


21. Атлас пәрдәләрнең төсен яңарту өчен, юганнан соң аш серкәсе салынган суда чайкарга кирәк;


22. Бәрхет пәрдәләрнең башта йомшак щетка белән тузанын чистартырга, аннары бензинда чылатылган чүпрәк белән сөртергә кирәк. Кипкәннән соң кабат йомшак щетка, аннары бензин урынына шәраб спиртында чылатырган чүпрәк белән сөртсәгез - пәрдәләрегез күзгә күренеп чистарыр. Бәрхетне сул ягы белән, 30 градус җылы суда юалар. Тукыманы ышкырга, бөкләп сыгарга ярамый.


23. Аш бүлмәсендәге пәрдәләр, гадәттә, киҗе-мамык яки синтетик тукымадан була. Тиз һәм җиңел юылсыннар өчен, аларны төнгә тозлы салкын суда чылатып калдырырга, ә юганда порошокка тоз кушарга мөмкин. Ситсы пәрдәләрне тозлы салкын суда юып, аш серкәсе кушылган суда чайкарга кирәк. Мамык пәрдәне юганда, төгәл этикеткасында күрсәтелгән режим һәм температурада юу мөһим;


24. Ак төстәге пәрдәләрне дә башта кагырга, аннары тозлы суда чылатып куярга кирәк. Нәзакәтле режимда юганда, машинага кислородлы отбеливатель кушсагыз да пәрдәләр күзгә күренеп агарыр;


25. Тагын бер кечкенә сер: көпчәкле кечкенә ыргакларга эләктерелә торган пәрдәләрне, куллар-муеннар оеганчы, түбәгә менеп ычкындырырга кирәкми, аларны шул ыргакчыклар белән дә юарга мөмкин.
Әгәр дә пәрдәләр бик нык пычранган яисә аларны юарга үзегезнең вакытыгыз юк икән, аларны химчисткага бирегез. Чиста пәрдә һәм сыйфатлы нәтиҗә өчен бу иң кулай юл.


Катлаулы конструкциядән торган пәрдәләрне тәрәзәләрдән салдырып тору да кирәкми. Андыйлар өчен хәзер заманча клининг оешмалар хезмәте бар. Бу гобеленнан һәм башка тыгыз материалдан ясалган гардиннарга кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X