Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пәрдәләрең ап-ак булсын дисәң

Көлеп торган тәрәзәләргә ап-ак пәрдәләр кирәк. Әмма җәй буе кояш күзендә бул­ган челтәрләрнең бер-ике ел­дан аклыгы югала, төсе китә. Пәрдәләрне агартуның гади генә ысуллары бар.

Кайсы ысулны куллансагыз да, башта пәрдәне урамда яхшы­лап селкергә кирәк. Икенчедән, юа торган суыгыз җылымса гына булсын. Кайнар суда юганнан соң, синтетик тукымадан тегелгән пәрдәне агартуы кыен.

Тоз белән агарту

Бер табак суда бер уч кер поро­шогы һәм 3-5 аш кашыгы эре тоз эретеп, пәрдәне төнгелеккә чыла­тырга калдырыгыз. Иртән сыгып алып, бер-ике кат чиста суда чай­кагыз. Бик керләнгәнен җылымса суда тагын бер кат юып алыгыз.

Водород перекисе һәм нашатырь спирты белән агарту

60 градус кайнарлыктагы бер табак суга 1 аш кашыгы наша­тырь спирты һәм 2-3 аш кашыгы 3 процентлы водород перекисе салыгыз. Пәрдәләрне шушы суга ярты сәгатькә батырыгыз. Анна­ры сыгып алып, чайкагыз. Бу ысул фәкать киҗе-мамык тукымадан тегелгән пәрдәләр өчен генә!

Ә инде бик нык саргайган челтәрне башта чылаталар, ан­нары порошоклы су белән юып чайкыйлар. Шуннан соң на­шатырь спирты белән водо­род перекисендә агарткач, бер кат тозлы суда чайкарга, иң соңыннан крахмалларга кирәк.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев