Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Праймериз – электрон форматта

"Бердәм Россия” сәяси партиясе тарафыннан үткәрелүче алдан тавыш бирү – праймериз быел, COVID-19 сәбәпле, беренче тапкыр электрон форматта үтте.

2020нче елның 13 сентябрендә, ягъни бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда Республика Президентын һәм авыл җирлекләренең  вәкиллекле  органнары депутатларын сайлау, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак. Мөслимлеләр бу көнне ТР Президентын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау буенча тавыш бирәчәкләр.

ТР  териториясендә  “Бердәм  Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан үткәрелүче праймериз  төгәлләнде. Әлеге чара хакында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үзенең “Вверх”  порталына  биргән  әңгәмәсендә түбәндәгеләрне җиткерде:

– Быел беренче тапкыр “дүртенче модель тавыш бирү” алымына әйләнеп кайттык, ягъни партиянең җирле бүлекләре сайлаучылар исемлеген төзеде. Әлеге сайлаучылар партия членнары арасыннан муниципаль берәмлекләр һәм ТР Дәүләт Советы  депутаты  мандатына  ия  була  алырлык кайсы кандидатка ышаныч белдерергә кирәклеген билгеләделәр. Техник яктан караганда, әлбәттә, бу – катлаулы эш. Чөнки бөтен тавыш бирү процедурасы электрон формага  күчә.  Сайлаучылар  кандидатлар белән  турыдан-туры  очрашмый.  Дәүләт Думасына  һәм  Дәүләт  Советына  депутатлыкка кандидат булырга әзерләнүчеләр онлайн  форматта  эшләделәр.  Ә  җирле үзидарәләргә кандидатлар исемлеген булдыру  буенча  без  беренче  тапкыр  республикада махсус мәгълүмати платформа эшләдек. Мондый тәҗрибәнең әле булганы юк иде. Мондый алым белән тавыш бирү 10 көн дәвам итте. Әйтергә кирәк, сайлаучыларның активлыгы күзәтелде, районнар актив тавыш бирде. Республикада партия членнары арасыннан 20 меңнән артык сайлаучы теркәлде – нәкъ менә алар җирлек дәрәҗәсендәге кандидатлар исемлеген төзергә тиеш булалар.

Мөслимлеләр дә әлеге алым белән тавыш  бирүдә  актив  катнашты.  17-19  май көннәрендә партия членнары, ягъни сайлаучылар электрон форматта тавыш бирде.– Бүгенге көндә Мөслим районында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең 36 башлангыч оешмасы эшли. Аларда меңнән артык партия члены исәпләнә. Праймеризда партия члены булган 200дән артык сайлаучы катнашты. Сайлаучылар онлайн форматта телефон яисә компьютер аша тавыш бирде. Әлеге алым беренче тапкыр кулланылса да, сайлаучыларыбыз актив катнашты һәм үзләре лаеклы дип санаган кандидатка тавыш бирделәр, – ди “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма секретаре вазыйфаларын башкаручы Фәридә Гайнетдинова.

Район буенча алдан тавыш бирү кампаниясендә катнашу өчен җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатлары  булырга  теләгән  200дән  артык кандидат теркәлде. Теркәлүчеләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Аларның  40  проценттан  артыгы  –  югары белемле. Социаль состав буенча карасак,  теркәлүчеләрнең күпчелеге төрле социаль структураларда – мәгариф, медицина, мәдәният системаларында хезмәт куючылар. Шулай  ук  авыл  хуҗалыгында, җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр дә бар. Халык ышанычлысы булырга теләүчеләр арасында яңа кешеләрнең булуы да куандыра. Алар кандидатлар арасына керә алырлармы,  монысын  алдан  тавыш  бирү нәтиҗәләре билгеле булганнан соң белә алачакбыз.

Әлфинур Ногманова.

Фото-Pixabay.com  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X